Шаляпинга уйнаган гармунчы
12.11.2009 13:14
13 ноябрьдә ТРның Музыка мәдәнияте музее “Җидегән чишмә” музыкаль кунакханәcендә виртуоз-гармунчы, Татарстанның халык артисты Фәйзулла Туишевның 125 еллыгына багышланган чара уздыра.

Татарстанның Милли музеенда “Уен кораллары дөньясы” күргәзмәсе менә инде ничә ел уңышлы гына эшләп килә. Биредә төрле милләтләрнең музыка уен кораллары, сирәк афишалар, танылган җырчыларның фотосүрәтләре саклана. Әлеге экспонатлар аша теге яки бу халыкның музыкаль дөньясының үсеше чагылыш таба. Шуңадыр ахрысы, күргәзмә залында һәрвакыт музыка яңгырый. “Җидегән чишмә” кунакханәсе төрле кичәләр, әңгәмәләр оештыра. Очрашуларда шәрәфле конкурс лауреатлары, төрле жанрда иҗат итүчеләр чыгыш ясый.
Мәгълүм ки, татар концертларда чыгыш ясаган беренче музыкант Фәйзулла ага Туишев була. Аның талантына заманында Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Галиәсгар Камал һәм татарның башка мәдәният корифейлары югары бәя биргән. Күп балалы гаиләдә туган Фәйзуллага бик яшьли гармунда уйнап, акча эшләргә туры килә. Үсмер чактан ук бик күп шәһәрләр буйлап гастрольләргә йөри. Рус милләтенең данлыклы җырчысы Феодор Шаляпинга кушылып уйнарга да насыйп була аңа. Ир уртасы яшенә җиткәч, Фәйзулла Туишев Казанга кайта, филармониядә эшли башлый.
1939 елны халык уен коралларында уйнаучыларның гомум Россия смотрында бөтен илдән җыелган ике мең музыкант арасыннан ул мактаулы икенче урынны яулый. Музыкант Фәйзулла аганы без җырлар һәм инструменталь әсәрләр авторы буларак та яхшы беләбез. Илебезнең шәһәрләре буйлап концерт куеп йөргәндә, музыкант төрле музыкаль традицияләрне үзенә туплый. Табигый талантка ия булган егетнең махсус музыкаль белеме булмаса да, ул төрле милләт вәкилләренең музыка нечкәлекләрен һәм үзенчәлекләрен өйрәнә.
Репертуарны җентекләп сайлау, көйләрне виртуозларча башкару, патриотик темаларга иҗат ителгән үз көйләре Туишевны Россиянең иң күренекле эстрада музыкантлары рәтенә чыгара. Аны танылган рус гармунчылары Петр Невский һәм Павел Малазов белән янәшә куя башлыйлар. Ф.Туишевның башкаручанлык һәм иҗади сәләте үсүдә танылган композитор А.Ключарев мөһим роль уйнаган, ди белгечләр.
Татарстанның Милли музенда аның тормышына һәм иҗатына нисбәтле документлар саклана. Экспонатлар арасында музыкантның гомер буе җыйган данлыклы гармуннар тупланмасы да саклана. Коллекцияне музейга 1959 елда китерәләр. Бар гомерен иҗатка багышлаган музыкант-композитор авыр тормышта яши. Кайбер мәгълүматларга караганда, тормышының соңгы елларында гармуннарын базарга чыгарып сатарга да туры килә аңа. Ә үзе үлгәннән соң хатыны шәхси әйберәрен һәм бәхасез гармунчыкларын сатып көн күрергә мәҗбүр була. Ниндидер бәхетле очрак аркасында музейга килеп эләккән 17 гармунчык ХIX гасыр азагы - ХХ гасыр башында Алмания, Көнбатыш Европа һәм Россиядә җитештерелгән. Аларның күбесе Казанның музыка инструментлары фабрикасында ясалган. Замандашлары раславынча, Ф.Туишев үзенең гамуннарнына исемнәр кушарга яраткан. Әлбәттә инде, хатын-кыз исемнәре - “Бәдерниса”, “Мәрьям”, “Асия” һәм башкалар. “Музыка инструментлары дөньясы” күргәзмәсендә урын алган кораллар, мастер башкарган моңнар кебек үк, гүзәл һәм ягымлы.
Бөек Ватан сугышы елларында Ф.Туишев композиторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлый. Революциягә кадәр дә, 20-30 нчы елларда да нигездә гармун өчен маршлар язып, аларны үз репертуарында гына башкарса, сугыш елларында исә иҗат эше аның даими шөгыленә әйләнә. Ул, нигездә, геройларга багышланган җырлар, маршлар яза, кайвакыт бәетләр дә иҗат итә.
«Җидегән чишмә» үткәрә торган очрашуда Татарстанның халык артисты, Ф.Туишев исемндәге гармунчылар конкурсы лауреаты Рөстәм Вәлиев, Ф.Туишев исемендәге «Уйна, тальян гармуныңны» һәвәскәр гармунчылар ансамбле, Казан шәһәре 10 нчы балалар музыка мәктәбенең яшь башкаручылары катнашачак.
Музыкаль кунакханәдә, әдәбият салонында шундый очрашулар уздыру, музейда һәртөрле клублар эшләп килү бирегә тарих белән очрашырга килүчеләрнең фикер офыгын киңәйтүдән тыш, шулай ук шәхси архив һәм тупланмалардан алып бүләк ителгән экспонатлар хисабына тулылана да.