Камал театрында туй! ... Нинди булсын? “Курчак туе”

09.11.2009 12:39
Г.Камал исемендәге академия театрында драматурглар Ризван Хәмид һәм Мансур Гыйләҗевнең “Курчак туе” спектакле премьерасы булды. Авторлар әлеге пьесаны Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп иҗат иткән. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

Режиссер – олы педагог, фәлсәфәче һәм фикер иясе... Берничә үзенчәлекле сыйфатларга ия булган әлеге һөнәр ияләре миндә зур ихтирам уята. Фәрит әфәндене репетиция вакытларында да күзәтеп торганым бар. Тәмәке артыннан тәмәке көйрәтеп, драматург язган һәр образның үзәгендә кайный ул. Кечкенә генә күренешне дә шомарган асылташ хәленә китергәнче актерны “җәфалый”. Теге яки бу образ ул күзаллаганча, ул күререгә теләгәнчә камилләштерелә. Актерга дәлилләр китерә, тормыштан алынган вакыйганы сөйләп уза, гыйбрәтле сүзләр әйтә.
“Курчак туе”н тамаша кылганда, артистларның уйнавын күзәткәндә нәкъ менә режиссер хезмәтенең бинихая олы булуын уйлап куйдым. Бәлкем артистларның бербөтен булып, ышандырырлык һәм, иң мөһиме, кызыклы итеп уйнаулары, спектакльнең бер сулышта каралуы да шуннандыр... Шунысын да әйтик, образларның пластик чишелеше дә күзгә ташлана һәм әсәрне кабул итүдә үзенчәлекле “маяк” вазифасын башкара. Спектакльнең музыкаль бизәлеше дә Фәрит әфәнденеке. Музыка теле белән геройлар язмышын сөйләтүне режиссер уңышлы үтәгән. Һәр режиссер да музыкаль яктан әзерлекле булырга тиеш тиешлеген. Ләкин бу җәһәттән дә Ф. Бикчәнтәев күп “афәрин”нәргә лаеклы.
Мәгълүм булганча, “Курчак туе” татарның атаклы язучысы Г.Исхакыйның “Кәләпүшче кыз”, “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрләренә таянып эшләнгән. Вакыйганың үзәгендә әтисез калган ятим кыз бала – Камәр. Сәхнәдә аның ачы язмышка дучар булган тулы бер тормышы күрсәтелә. Камәрне театрда яңа гына эшли башлаган Нәфисә Хәйруллина башкара. Спектальдә театрның танылган артистлары җәлеп ителгән - Әзһәр Шакиров, Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Айдар Хафизов, Рушания Юкачева, Радик Бариев, Рамил Вәҗиев, Ләйсән Фәйзуллина.
Нәфисәнең театрда бу беренче зур роле. Камәр-Нәфисәнең иярчен чир эләктереп хастахәдә әнисе Кәримә (Рузия Мотыйгуллина) белән очрашкан эпизоды күңелгә кереп калды. Камәрнең бәргәләнүе, әнисе алдында кыенсынуы, җан авазы белән әрнүе күзләрдә яшь тамчыларына ирек бирүгә сәбәп булды. Журналистларның “Камәр роленә артист сайлаганда нинди таләпләрдән чыгып эш иттегез?”,- дигән сорауларына режиссер: “Араларыннан иң чибәрен сайлап алдым”,- диде. Әлбәттә, Фәрит Рифкатович шаярта, Камалдагы кызлар - барысы да чибәр. Хастаханәдәге күренеш вакытында кыз белән ана очрашу мизгелендә Нәфисә-Камәрдә арабыздан иртә киткән Фирдәвес апа чалымнарын тоеп алган күп кенә тамашачы күзендә яшь бөртекләре ялтырады.
Жанры буенча психологик драма әсәренә кергән “Курчак туе”нда кайбер кызларыбызның аянычлы язмышы чагыла. Бай абзыйлар кулында курчак хәлендә калган язмышлар тетрәнерлек, әлбәттә. Әммә монда Камәр үз язмышына үзе хуҗа булырга тырмаша. Унбиш яшьлек кыз бала, әлбәттә инде, хаталана. Ул берничек тә тормыш агымына каршы бара алмый... Ирек, бәхет эзләп Казаннан Оренбургка китә. Ә инде монда аның тормышы тагы да яманрак борылыш ала. Ул фәхешханә хуҗасы Наташа- Алсу Гайнуллина кулына килеп керә...
Спектакль азагында тормыш тарафыннан шактый ук кыйналган Камәрне авторлар салга “утыртып җибәрә”. Сал диңгез дулкыннарына каршы тора алырмы, юкмы - монысы билгесез. Бәлкем төп геройга карынындагы өч айлык баласы дөньяны башкача күрергә һәм яктылыкка чыгарга ярдәм итәр? Авторлар да, тамашачы да моның шулай булуын тели. Ләкин йолкышлар (өрәкләр) төзегән сал әллә кая китә алмас шул...
Драматурглар көчле рухлы, буйсынмас татар кызы образын иҗат иттек, шуны халыкка күрсәтергә теләдек дисәләр дә, сәхнәдә чын мәгънәсендә татарның каһарман, баш бирмәс, нык умырткалы, горур, бәйсез Сөембикәләрен, Миңлекамаллар, Кол Шәрифләр, Батыршалар, Колсәетләрен дә күрәсе килә. Ә җыеп әйткәндә, спектакль жанр таләпләренә туры килә һәм тамашачыны уйландырырлык, җан азыгы бирерлек куелыш дип бәяләнергә хаклы.
Мөршидә Кыямова.
Ш. Абдюшев фотолары.
www.intertat.ru