Татарстанның халык театрлары Казанга җыела
05.11.2009 15:44
Казанда Татарстанның халык театрлары ун көнлеге узачак. 6–15 ноябрьдә республиканың Бөгелмә, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Актаныш, Зәй, Баулы һәм Сарман районнарында уңышлы гына эшләп килгән халык театрлары башкаланың “Мәскәү” (“Московский”) Мәдәни–спорт үзәгендә репертуарларындагы иң яхшы әсәрләрне – барлыгы 13 спектакль күрсәтәчәк.

Ел саен оештырылучы әлеге халык театрлары декадасын бу юлы Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәни үзәге театр труппасы Таҗи Гыйззәтнең “Башмагым” спектакле белән 6 ноябрьдә кичке сәгать 6да ачып җибәрәчәк. 7 ноябрьдә Түбән Камадан “Тамаша” чуаш халык театры тамашачылар һәм жюри игътибарына ике спектакль – Георгий Луч иҗат иткән “Кама Пахта–ши” һәм Дмитрий Моисеевның “Апсартра–кемсерт” исемле әсәрләрен тәкъдим итәчәк. Мөслим районының Метрәй авылы халык театры исә бу кичтә Данил Салиховның “Туй күлмәгем – соңгы бүләгем” пьесасын куячак.
8 ноябрьдә көндез сәхнәгә Илгиз Зәйнинең “Ай кызы” музыкаль драмасы белән Әтнә районының Олы Мәңгәр авылы халык театры чыгачак. Кичен Кукмара районы халык театры Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” музыкаль комедиясен уйнаячак. 9 ноябрь кичендә тамашачылар Балтач районы халык театрының Хәбир Ибраһимов әсәре буенча сәхнәләштерегән “Ялгыз каен күзе” драмасын карый алачак. Әлмәт районының Яңа Кәшер авылы халык театры “Ишәк чумары” комедиясен (Равил Сабыр әсәре буенча) 10 ноябрьдә, Актаныш районы халык театры “Су юлы” (Нәҗип Әсәнбаев әсәре буенча) 11 ноябрьдә, Зәй районының Аксар авылы театры “Язмыш” драмасын (Данил Салихов әсәре буенча) 12 ноябрьдә күрсәтәчәк. 13 ноябрьдә Казанның Сәет Галиев исемендәге Мәдәният сарае халык театры Фәнәвил Галивевнең “Корт”, 14 ноябрьдә Баулы районы Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йорты халык театры Данил Салиховның “Пуля”сын тәкъдим итәчәк.
Халык театрлары ун көнлеге якшәме, 15 ноябрьдә тәмамланачак. Көндез Чаллының “Энергетик” Мәдәният сарае “Земляничка” балалар театры Попееску әсәре буенча “Пушок–волшебник” исемле музыкаль комедияне уйнаса, кич узган елгы Гран–при иясе – Сарман районының Мәдәният йорты халык театры Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” мелодрамасы белән ун көнлекне ябачак.
2009 елның иң яхшы халык театрын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рушан Шәрипов җитәкчелегендәге жюри сайлаячак. Жюрида шулай ук Татарстанның халык артисты Әхмәт Хисмәт, драматург Хәбир Ибраһим, Кукмара районы Мәдәният йорты режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Сәлахетдинов, ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы халык иҗаты һәм мәдәни–агарту республика фәнни–методик кабинеты бүлек мөдире Камил Саттаров бар.