Яшь журналист мәктәбе чакыра
Татарстан Республикасы массакүләм коммуникацияләрне үстерү фонды каршындагы республика яшь журналист мәктәбе, журналистика нигезләренә өйрәтү өчен, гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныфлары укучыларын җыю турында белдерә.

Уку срогы – дүрт ай. Яшь журналист мәктәбендә дәресләр декабрьнең беренче декадасында башлана. Дәресләрне үткәрү урыны – республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залы (Академия ур., 2й, 3 кат).
Дәресләрне Казан дәү­ләт университетының журналистика һәм социология факультеты укытучылары алып барачак. Уку дәвамында "Молодежь Татарстана" һәм "Сабантуй" редакция­ләренә экскурсияләр оештырыла. Яшь журналист мәктә­бендә укучылар тәүге язмаларын (алар университетның журналистика факультетына керү өчен кирәк) нәкъ менә шушы басмаларда дөньяга чыгара алачак.
Яшь журналист мәктә­бендә укучылар түбәндәге лекцияләрне тыңлый, мастер-класслар карый алачак.
Лекцияләр:
* Илебез журналистикасы тарихы
* Журналистиканың мәгъ­лүмати жанрлары
* Журналистиканың теория һәм хокук нигезләре
* Россиянең заманча жур­налистикасы үзенчәлекләре.
Мастер-класслар
* Телевидениенең мәгъ­лүмат хезмәтендә эшләү үзенчәлеге
* Масссакүләм мәгъ­лүмат чаралары һәм матбугат хезмәте
* Мәгълүмат агентлыгында эшләү үзенчәлеге
* Журналистның махсуслашуы: мәҗбүриме яки юкмы?
* Радиожурналистның эш үзенчәлеге
* Фотожурналистның эш үзенчәлеге
* Тармак журналистикасы
* Журналистның редакция коллективында эшләве (текстларны әзерләү һәм эшкәртү, мәгълүмат белән эшләү).
Уку төгәлләнгәннән соң курска йөрүчеләргә сертификат тапшырыла.
Белешмәләр алу өчен телефон: 570-31-06
“Ватаным Татарстан” газетасы, 10 ноябрь 2009 ел, № 226
www.tatmedia.ru