Татарстан телерадиокомпанияләре җиңү яулады
«Алга таба үсеш өчен гуманитар хезмәттәшлек итү» II Евразия электрон массакүләм мәгълумат чаралары бәйгесендә Татарстанның бер үк вакытта ике телерадиокомпаниясе бүләккә лаек булды.

«ТАТМЕДИА» ААҖ филиалы «ТРК «Казань» ике номинция буенча лауреат исемен яулады. Беренче дәрәҗәле диплом “Иң яхшы видеоматериаллар сериясе” номинациясендә "Башкала" тапшыруында чыккан репортажлар сериясе өчен ("Русс теле язмышы", "Ё" өстеннән барлык хәрефләр" һ.б.) тапшырылды. Шундый ук дәрәҗәле диплом белән “Евразия регионы илләре арасында хезмәттәшлек итүне чагылдырган иң яхшы информацион проект” номинациясендә, "Башкала" нформацион тапшыруы продюсеры Станислав Яковлев «Республика. Итоги недели» тапшыруындагы «Электрон хөкүмәт» репортажы өчен бүләкләнде.
«ТАТМЕДИА» ААҖ филиалы «ТРК «Чаллы-ТВ» әлеге бәйгедә катнашып “Евразия регионы илләре арасында хезмәттәшлек итүне чагылдырган иң яхшы информацион проект” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды.
Җиңүчеләрне 12 ноябрьда Саранск шәһәрендә узган «Инфофорум-Поволжье» II регионара конференциясе кысаларында узган пленар утырышта бүләкләделәр.
www.tatmedia.ru