Сара Садыйкова һәйкәлен кайчан күрербез?
03.11.2009 15:21
1 ноябрь татарның моңлы сандугачы, үзенчәлекле шәхес, җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың туган көне иде. Шул уңайдан сәнгатькәрләр, җырчылар, җәмәгать эшлекләре аның каберенә зиярәт кылды. Алар арасында Сара Садыйкованың бердәнбер кызы Әлфия ханым Айдарская да бар иде. Җырчының каберенә чәчәкләр салынды, истәлекләр яңгырады. Ә аннары Казанның Актерлар йортында Сара ханымны искә алу чарасы узды.

Кичәне “Сара Садыйкова фонды” җитәчесе Әзһәр Хөсәенов алып барды. Искә алу мәҗлесенә Татарстан хатын-кызларының “Ак калфак” җәмгыяте рәисе Камәрия Хәмидуллина, Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова, Сара ханым заманында ук җырлаган Наҗия Теркулова, танылган журналистлар, җәмәгать эшлекләре килгән иде.
Заманында классик әсәрләр, арияләр башкару остасы булган Наҗия ханым әле бүген дә сынатмый икән. Колоратуралы тавышын саклаган җырчы чыгышы сандугач сайравына тиң булды. Өлкән яшьтә һәм сырхау булуына да карамастан, әсәр образын ярып сала белгән чын җырчыны мәҗлес халкы да ихлас күңелдән аягүрә басып афәринләде. Әзһәр Хөсәенов көчле алкышлар астында олугъ җырчының түшенә Сара Садыйкова сурәте төшерелгән билгене беркетте. Чәй табыны янында узган чара Сара Садыйкованың шигырьләре, җырлары һәм аның турындагы истәлекләр белән үрелеп барды. Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров Сара ханымның Нәби Дәүли сүзләренә язган “Татарстан - минем республикам” дигән әсәрен башкарды. Һәм композитор С.Садыйкова әсәрләреннән генә торган концерт программасы төзергә хыяллануын да сөйләп узды. Яраткан баянчыбыз Кирам Сатиев профессиональ җырчылар белән бергә искә алу кичәсенә Сара ханымның иҗатын хөрмәт итеп килгән һәвәскәр башкаручыларга да кушылып уйнады. Әлбәттә, композитор Сара Садыйкованың иҗаты, талант киңлеге Актерлар йортының кечкенә залы белән генә чикләнерлек түгел! Моны бирегә килгән һәркем аңлагандыр. Халык үзе Моңсара дип зур исем белән бәяләгән әлеге композиторның әсәрләре зур сәхнәләрдән һәрдаим яңгырап торырга хаклы.
Искә алу мәҗлесендә композиторның һәйкәле хакында да фикерләр яңгырап узды. Әлфия ханым Айдарская: “Рәссам-скульптор Рада Нигъматуллина иҗат иткән һәйкәлнең күптән әзер булуы турында да әйтелде. Ләкин, ни хикмәттер, бүгенге көнгә кадәр Казанда әлеге һәйкәлне урнаштырырга вакыт табылмый,”-диде. Бу мәсьәләнең уңай хәл ителмәвенә борчылып: “2007 елда һәйкәл урнаштырылырга тиеш иде. Рада да аны шул вакытка өлгертте. Скульптура заводта саклана. Ә башы Рада ханымда. Композиторга һәйкәл Г.Тукай кинотеатры каршындагы мәйданга тәгаенләнә, ә анда үзегез беләсез - чүплек. Шуңа күрә, мәдәният министры һәйкәлне чүплеккә урнаштырып булмый, дип раслый. Мин инде ул скульптураның кайчан да булса куелачагына шикләнә башладым”, - диде Әлфия Айдарская.
Күпләребезгә мәгълүм булганча, Әлфия Айдарская - әнисенең мирасын барлауда янып йөрүчеләрнең берсе. Заманында рәссам Әхмәт Китаев композиторның портретын иҗат иткән иде. Бу эш, рәссам теләге буенча, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына яисә Татарстан композиторлар берлеге бинасына эленеп куярга тиешле булган. Әмма Ә.Айдарская раславынча, портретка әлегә кадәр урын табылмый икән (вакыт уза торгач, портретның үзен дә җуйганнар булса кирәк...).
Әле былтыр гына Әлфия Газизовна Сара апаның сирәк яңгыраган, архивларда сакланган, әле моңарчы халыкка таныш булмаган әсәрләрен туплап китап чыгарды. Бу эшне ул әле дә дәвам итә. Композитор архивында сакланучы тагын 100ләп әсәргә җан өрергә әзерләнә. Татарның беренче режиссеры - әтисе Газиз Айдарскийның 100 еллыгына әзерләнә. Шул уңайдан декабрь аенда Мәскәүдә узачак искә алу кичәсенә барачагын да белдерде.
Мөршидә Кыямова
Ш.Абдюшев фотолары