Казанда Салих Сәйдәшевне искә алалар
01.12.2009 15:08
«Татар композиторлары арасында иң күп халык мәхәббәтен казанганы, мөгаен, Салих Сәйдәшевтер. Аның тормышчан, йөрәк җылысы белән иҗат ителгән әсәрләреннән яктылык бөркелеп тора. Халык күңеленең түрендә сакланучы бу әсәрләр бөек Г.Тукай поэзиясе дәрәҗәсенә куелып карала», - дип яза композитор хакында музыка белгече, скрипач Шамиль Монасыйпов.

Мәгълүм булганча, С.Сәйдәшев кыска, әмма үзенчәлекле һәм нәтиҗәле тормыш юлы уткән композитор. Аның язмышы халык язмышыннан аерылгысыз. Үз гомерендә композитор зур уңышларга да, данга да ирешә, шул ук вакытта зур югалтулар да кичерә. Аның әсәрләре әле бүгендә популяр, аларда татар музыкасы мәдәниятының масштабы киң кырлылыгы чагылыш тапкан.
Салих Сәйдәшев иҗат мирасының зур өлешен — театр музыкасы алып тора. Ул үз гомерендә алтмышлап спектальнең музыкаль бизәлешен башкарган. Драматург Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Таҗи Гыйззәтләр белән музыкаль драма әсәрләре иҗат иткән. Заманында «Зәңгәр шәл», «Наемщик», «Кандыр буенда» спектакльләренә һәм башка әсәрләргә оригиналь көй тудырып татар профессиональ музыкасының чишмә башында торган әдип.
С.Сәйдәшевнең Казандагы музее халык тарафыннан олы хөрмәт яулаган композиторның исемен мәңгеләштерүне максат итеп куя. Биредә тамашачы татар музыка мәдәнияте тарихы, үзенчәлекле музыкантның тормыш һәм иҗат юлы белән таныша ала. Музей урнашкан бина элек-электән Казанның мәдәни учагы булган. Аның күршесендә татар театры әһелләре яшәгән.
3 декабрь көнне музейда Салих Сәйдәшевнең вафатына 55 ел тулу уңаеннан олугъ композиторны искә алу чарасы уздырыла. «Түгәрәк өстәл»гә Сәйдәшнең туганнары - Ахмеровлар да чакырылган. Биредә композиторның иҗатын яратучылар белән бергә музейның киләчәк планнары һәм максатлары хакында да фикер алышу булыр дип көтелә. Казан дәүләт университетының Ирнис Рәхимуллин җитәкләгән татар халык хоры чыгышыда булачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Биредә шулай ук, «С.Сәйдәшев музее»ның электрон презентациясе тәкъдим теләчәк.
Гөлҗиһан Галләмова