Австрия һәм Чехия Татарстан язучыларын кабул итә

2009 елда Европаның мәдәни башкаласы дип игълан ителгән Австриянең Линц шәһәрендә октябрнең соңгы көннәрендә ПЕН-клуб кысаларындагы язучыларның 75нче Бөтендөнья конгрессы үтте. Конгресста 107 илдән килгән язучылар катнашты. Алар арасында Татарстан вәкилләре дә бар иде. Халыкара җыенга республикадан Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Әхәт Мушинский китте. Мәскәүдә аларга Татар ПЕН-үзәгенең Россия башкаласындагы вәкиле Борис Пантелеев та кушылды. Рус ПЕН-үзәгеннән чарада Андрей Битов һәм Екатерина Турчанинова катнашты.

Әлеге халыкара чарада дөньяда сүз ирегенең торышы турында сөйләшү узды. Конгресста халыкара ПЕН-клубның яңа президенты да билгеле булды. Җитәкче итеп Канадада иҗат итүче язучы Джон Релстон Сэйул сайланды. Шулай ук конгресста катнашучыларга Татарстан ПЕН-үзәгенең яңа башлыгы — шагыйрь, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, республиканың Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев тәкъдим ителде. Татарстан вәкилләре Конгрессның китапханәсенә татар язучыларының инглиз телендә нәшер ителгән китапларын тапшырды.
Әлеге халыкара җыенда Татарстан вәкилләре «Урал-Алтай» төркеме кысаларында эш итте. Бу төркемнең беренче конгрессы быелның август аенда Стамбул шәһәрендә узды. Киләсе очрашу исә киләсе елда Бишкәктә узар дип көтелә.
Конгресстан соң Чехиядәге каләмдәшләре чакыру буенча Татарстан язучылары Прагада да булды. Чехиядә Россиянең фән һәм мәдәнияте үзәгендә алар катнашлыгында «Казан альманахы» һәм «Прага графоманы» берлекләренең очрашуы узды. Әлеге берлекләр нигездә рус телендә иҗат итүчеләрдән торуга да карамастан, кичәдә чыгышлар төрле телләрдә ясалды. Мәсәлән, Разил Вәлиев үзенең шигерьләрен татар һәм рус телләрендә укыды.
Очрашуда Прагада урнашкан «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе хезмәткәрләре — редакциянең башлыгы Рим Гыйлфан, шулай ук Алсу Кормаш, Али Гыйлми, Индира Биктимерова катнашты. Кичәдән соң Татар ПЕН-үзәге вәкилләре «Азатлык» радиосында да булды. Монда Туфан Миңнуллин һәм Разил Вәлиев татар мәдәнияте, мәгарифе, әдәбияты проблемаларына багышланган сөйләшүдә катнашты.
Гүзәл Камалова.