Җәмил Нигъмәтов медаль белән бүләкләнде
13.11.2009 12:30
Җәмил Газиз улы Нигъмәтов исеме – күп кенә дәреслекләр, педагогиканың төрле проблемалары буенча уку һәм методик әсбаплар, тәрбия бирү төориясе һәм методикасы авторы - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе укытучылары, галимнәренә һәм, гомумән, киң җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы, профессор, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Дуслык ордены кавалеры фәнгә юлын авыл мәктәбендә математика укытучысы вазифасында башлап җибәрә. Аннан соң авыл һәм шәһәр мәктәп директоры булуга ирешә. Мәгариф өлкәсендәге бай гамәли тәҗрибәсе аңа мәктәп белән фәнни нигездә идарә итү кафедрасына җитәкчелек иткәндә, декан, проректор һәм, ниһаять, ректор вазифасын башкарганда дә ярдәм итә.

Җәмил Нигъмәтов дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда актив катнашкан кеше. Шулай ук уку-тәрбия процессына инновацион технологияләр кертүдә дә аның өлеше зур. Инглиз телендә иркен аралаша алуы аңа чит илләргә чыгып, лекцияләр укырга, килешүләр төзергә, фәнни бәйләнешләр тудырырга ярдәм итә. Бу шулай ук гуманизм идеяләрен бөтен дөньяга таратуга да уңай шарт булып тора.
12 ноябрь көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Җәмил Нигъмәтовның 70 яшьлек юбилеена багышланган тантана. Иң беренче булып юбилярны ТГГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов тәбрикләде. «Җәмил Нигъмәтов турында озак сөйләп тору кирәкмидер. Сез аны болай да бик яхшы беләсез. Ул барлык авырлыкларны да кичкән, гап-гади укытучыдан ректор вазифасына кадәр күтәрелгән кеше. Без Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз һәм барлык башкарган эшләрегез өчен рәхмәт әйтәбез. Киләчәктә дә бергә-бергә матур итеп халкыбызга, илебезгә, туган уку йортыбызга хезмәт итәргә насыйп булсын», - диде ул.
Аннары ТР Президенты, Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән танылган галимгә тәбрикләү сүзләрен Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәмметшин ирештерде. «Мин Сезне шушы түгәрәк юбилеегыз белән котлыйсым килә. Алга таба да шулай абруегызны арттырып халкыбызга хезмәт итәрсез дип ышанам. Без Сезгә педагогика институтының дәрәҗәсен үстерүегез өчен рәхмәтле», - дип башлады чыгышын парламент рәисе. Шулай ук ул нәкъ менә Нигъмәтов ректор вазифасын үтәгән чакта ТГГПУның яңа төп бинасы барлыкка килүен һәм бу эштә аның өлеше дә булуын билгеләп үтте. Россия президенты Дмитрий Медведев Федераль Җыенга Юлламасында мәгариф мәсьәләләренә зур урын бирүен әйтте. «Җәмгыять һәрбер дәүләтнең уңышлары укытучыга бәйле булуын аңлый башлады. Мәгариф өлкәсен модернизацияләү мәсьәләсе өстенлекле итеп билгеләнде», - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин.
Тантанада катнашучылар каршында чыгыш ясаганда Дәүләт Советы рәисе республика мәгариф системасын үстерү, КДУ базасында яңа федераль университет булдырылу мәсьәләсенә дә кагылмыйча булдыра алмады. Аның сүзләренчә, бу 2 университетның кушылуы гына түгел, шул рәвешле 2 фәнни мәктәп арасында актив мөнәсәбәтләр, хезмәттәшлек булдыру ысулы. «Без КДУ белән ТГГПУның арифметик кушылуын гына теләмибез, безнең максатыбыз - республикада педагогик белем бирү юнәлешен көчәйтү. Сезнең университетыгызның суверенитеты, әлбәттә, бераз кимер, әмма абруегыз бары үсәчәк кенә», - диде ул.
Соңыннан Җәмил Нигъмәтов фән һәм мәгариф өлкәсенә керткән өлеше өчен Татарстан президенты Указы белән «Данлы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген юбиляр республика парламенты башлыгы кулыннан алды.
Гүзәл Насыйбуллина.