Көн сулышы: юлларда наркоманнар әзәя
02.12.2009 16:26
Автотранспорт белән идарә итүчеләр арасында да наркоман була алуын һәркем белә. Рульдәге наркоманның җинаять кыла алуы да мәгълүм. ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре исә наркотикларны законсыз кулланучыларны ачыклап, аларны учетка куеп, наркоманнар тарафыннан җинаять кылуны һәм хокук бозуны кисәтә.

Мәсәлән, 2009 елда ТР Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре наркотиклар куллануны ачыклау өчен 139 мең кешене медик тикшерүгә юнәлткән. Нәтиҗәдә, наркотик кулланучы 5 меңнән артык кеше ачыкланган. Аерым алганда, медицина тикшеренүенә 7,6 мең автотранспорт белән идарә итүче җибәрелгән. Аларның 251нең наркотиклар кулланганы ачыкланган.
Наркотик маддәләр кулланучыга транспорт белән идарә итүгә хокук бирә торган таныклык тапшырылмый. Әмма аларның кайберләре барыбер, «бәхетен сынарга» дипме, ЮХИДИга бара. Агымдагы елда машина белән идарә итү таныклыгын алырга дип мөрәҗәгать иткән 112489 кеше арасыннан 30ына, алар наркотиклар куллану сәбәпле, таныклык бирелмәгән.
Татарстанда наркотик маддәләр кулланучы шоферларның машина белән идарә итү хокукларын алу тәҗрибәсе дә бар. 2009 елда ТР ЮХИДИ идарәсенә «сәламәтлеге начараюы сәбәпле» (наркотик кулланганга күрә) транспорт чаралары белән идарә итү хокукларын туктату турында 118 суд карары килеп ирешкән.
ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан каралган кисәтү эшләре нәтиҗәсендә юлларда наркоманнар әзәер дип фаразлана.
Чулпан Әминова