Казанда – “Алтын мөнбәр” кайтавазы”
БөркетләрХассан и МаркосКапитан Абу РайедСовокупность лжи” 13.11.2009 15:19
Казанды быел V “Алтын мөнбәр” Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан фильмнарның иң–иңнәрен тагын бер тапкыр карап булачак. “Татаркино” дәүләт оешмасы ноябрь азагында башкаланың “Мир” кинотеатрында “Алтын мөнбәр” кайтавазы” дип аталган махсус кинопрограмма тәкъдим итә.

"Бөркетләр"
“Мөнбәр кайтавазы” 19 ноябрдә кичке сәгать 18.30да татар режиссеры Рамил Төхфәтуллинның “Бөркетләр” фильмы белән ачылачак. Билгеле булганча, әлеге фильмда баш рольләрне уйнаган Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов һәм Равил Шәрәфиев V “Алтын мөнбәр” фестивалендә “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә лауреат исемнәрен алган иде.
“Хассан и Маркос”
20 ноябрьдә кичке сәгать 18.20дә “Мир” кинотеатрында Мисыр режиссеры Рами Имамның “Хассан и Маркос” исемле нәфис фильмын карап булачак. Бу фильм ике ир–ат – имам һәм христиан рухание турында. Дин тарафдарлары аларның икесенә дә тынгы бирми. Моннан котылу өчен алар урыннары белән алмашырга карар кыла: шулай итеп, христиан рухание имам булып китә, ә мөселман христианнар даирәсенә керә. Фильмның көлкеле сюжеты шушы хәлләргә үрелеп бара.
21 ноябрьдә кичке сәгать 18.10да Индонезия режиссеры Ханунг Брамантйоның “Стихи любви” фильмы күрсәтеләчәк. Бу фильм – үзенә күрә мөселманча гүзәл мәхәббәт тарихы. Фәхри Абдаллах исемле студент егетнең хыялына ирешергә теләп, юлындагы бөтен киртәләрне үтеп тә күңелендәге чисталыкны югалтмавы турында ул.
“Капитан Абу Райед”
22 ноябрьдә исә (сәг. 18.10) “Мир” кинотеатрында – Иордания фильмы. “Капитан Абу Райед” дип аталган бу фильм – режиссер Амин Матальканың беренче тулы метражлы кино әсәре. Амман аэропортында урам җыештыручысы булып эшләүче Абу Раейд карт турында ул. Абу Райед гомере буена сәяхәт итәргә, дөнья күрергә хыялланып яши. Әмма кызыксынуын китаплар укып, сәяхәтчеләр белән аралашып кына баса алган. Көннәрдән бер көнне Абу Райед чүплектән очкычы фуражкасын таба һәм аны күрше малаена бирә. Икенче көнне картның ишек төбенә тирә–якның бөтен бала–чагасы җыела: алар Абу Райедны очкычы дип уйлаган икән. Карт белән балалар арасында дуслык шуннан башлана. Абу Райед үзе уйлап чыгарып төрле илләр, сәяхәтләре турында бәян итә. Карт сөйләгән сүзләр балаларны һәрвакыт алга омытылып яшәргә, үрләр яуларга өнди. “Капитан Абу Райед” фильмын “Мир”да шулай ук “Алтын мөнбәр” кайтавазы” ябылган көнне – 29 ноябрьдә кичке сәгать 17.30да да карарга мөмкин.
“Совокупность лжи”

27 ноябрьдә (сәг. 17.50) “Алтын мөнбәр” кайтавазы” кысаларында режиссер Марат Ганиевнең “Тукай” һәм Сергей Цихановичның “Мы говорим по-татарски” фильмнары, ә 28 ноябрьдә (сәг. 17.30да) Голливуд режиссеры Ридли Скоттның “Совокупность лжи” фильмы тәкъдим ителәчәк. “Совокупность лжи” киң прокатка чыккан иде инде. V “Алтын мөнбәр” фестиваленең бәйге программасында катнашса да, югары бюджетлы кинопроект буларак аны номинацияләрдә билгеләп үтмәделәр. Фильмда баш рольләрне Голливуд актеры Леонардо ДиКаприо һәм казанлыларга “Алтын мөнбәр” фильмнары аша яхшы таныш, танылган иран актрисасы Голшифте Фарахани уйный. Айгөл Исхакова.>