Әйтергә кирәк, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама шәһәрләре югары уку йортларында белем алучы, яшьтән каләм тибрәтүче ун стипендиатның 7се – туташлар, 3се генә ир–егет. Бәлки шуңадыр да, “Мәдәни җомга” газеты баш мөхәррире, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, танылган шагыйрь Зиннур Мансуров әдәбиятта матриархат башланмагае, дип кайгыра. Шагыйрь кызыксынган: замана яшьләре арасында аеруча популяр һөнәрны ачыклау максатында үткәрелгән сораштыруларның нәтиҗәсе күрсәткәнчә, бүгенге яшьләрнең күбесе “Газпром”да эшләргә хыяллана икән, ә шагыйрь булырга теләүчеләр саны исә 0,0.. проценттан артмый. Йөз кешенең кырыгы гына кулына китап тотып караганы бар икән. “Хәзер татар шигъриятенең сыйфаты төшкәннән–төшә бара. Еш кына шигырьләр сәнгатьчә оешып бетмәгән сүзләр тезмәсен хәтерләтә”, – дип борчылып сөйли Зиннур Мансуров. Татар шигъриятенең киләчәген кайгыртып, шулай да ул уй–хисләрен шигырь юлларына салган яшьләрнең кулларына сугарга ярамый, дип кисәтә.
Бүгенгн көндә Татарстан Язучылар берлегенең яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирүен әйтергә кирәктер. Берлек карамагында шагыйрә Луиза Янсуар җитәкләгән Илдар Юзеев исемендәге яшь иҗатчылар клубы эшли. Анда каләм тибрәтүче ике дистәдән артык егет һәм кыз исәпләнелә. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов белдергәнчә, гомумән, әлеге клубны Язучылар берлегенә керүгә бер баскыч итеп аңларга кирәктер. Әйтик, Ленар Шәех, Гөлнара Җәлилова, Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах, Илгиз Зәйниевлар шушы этапны үткән. Алар хәзер Татарстан Язучылар берлеге әгьзалары. Менә якын киләчәктә Йолдыз Миңнуллинаны, Айдар Җамали, Рүзәл Мөхәммәтшинны кабул итәргә ниятлиләр.
Луиза Янсуар әлегә яшьләр нигездә үзләрен шигырь язу сәнгатенә сынавын искәртә. “Әдәбиятка килүчеләр арасында шагыйрьләр өстенлек итә. Шулай да шигърият серләренә төшенеп алгач, бу яшьләр һичшиксез үзләрен әдәбиятның башка жанрларында да, прозада да сынап карарлар дип өметләнәбез”, – ди Луиза Янсуар.
Лилия Гаделшина