Миргаяз Шәрәфиев: “Үземне бәхетле билет откандай хис итәм”
19.11.2009 16:40
“Язмышыма үпкәләмим” – җырчы Миргаяз Шәрәфиевнең декабрьдә узачак концертлары шулай атала. Киң катлам татар тамашачысы өчен Миргаяз Шәрәфиев әле яңа исем. Шулай да бүгенге көндә инде аның җырлары “Татар радиосы” хит–парадында беренче урыннарны алды. Үзен телеэкраннардан да күрергә була – “Гомер язы” җырына клип төшерелгән.

Чынлыкта Миргаяз Шәрәфиев Казан төбәге өчен генә яңа исем. Туган ягы Азнакайда, гомумән, Татарстанның көньяк–көнчыгыш районнарында – күрше Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәттә яшәүче татар халык җырын сөючеләргә ул яхшы таныш. Татарлар гына түгел, урыслар да Миргаяз абый җырлаганны күз яшьләре белән тыңлый. Гомеренең икенче яртысына аяк баскач, тәвәкәлләп Казанны яуларга килгән Миргаяз Шәрәфиев белән әңгәмәбез әнә шулар хакында.
– Миргаяз абый, быел Сез Азнакайдан Казанга күченеп килгәнсез. Ничек алай гомер иткән йортыгыздан чыгып китәргә җөрьәт иттегез?
– Мин Аллаһка һәм язмышка ышанам. Казанга җыенып чыгып китүем һич көтелмәгәндә булды. Бу хәлне иҗатымда икенче яшьлек дип әйтер идем. Юк, минем зарланасым килми, үткәннәргә дә үкенмим. Гомер буе Азнакайда яшәп, анда район Мәдәният сараен җитәкләдем, озак еллар төрле концерт, бәйрәмнәрдә катнаштым. Гаилә корып, балалар үстереп, инде оныклар тәрбияләп ятканда язмыш миңа сөекле Казан калабызда җырларга мөмкинлек бирде.
– Бүген танылган җырчы булу берни тормый, кесәң генә калын булсын диләр бит...
– Бу сүзләрдә хаклык бар. Мин “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Без Шәфәгать әфәнде белән күптәннән бер–беребезне беләбез. Әлмәт, Азнакай, Алабуга районнарында чыгыш ясаганда ул һәрвакыт минем җырлаганны яратып тыңлады. Нәкъ менә Шәфәгать әфәнде быел мине Казанга китәргә үгетләде. “Шундый моңлы тавышың була торып, татарлар синең барлыгыңны белми яши. Сиңа зур сәхнәгә чыгарга кирәк, җырларыңны яздырырга кирәк”, – дип киңәш бирде. Казанда фатир алырга, җырлар яздырырга матди ярдәм күрсәтте. Гаиләм, райондашларым алдында гына түгел, талантымны танып, шундый эчкерсез теләктәшлек белдергән кеше алдында да мин хәзер икеләтә җаваплылык тоеп эшлим.
– Мөгаен, Сез үзегезне бәхетле билет откандай хис итәсездер?
– Әйе, мин кичергән хисләрне шулай тасвирларга мөмкиндер. Сынатасым килми: көне–төне репетицияләр ясыйм, студиядә җырлар яздырам. Концерт программасын әзерлим.
– Җырларны кайда яздырасыз?
– “Барс–медиа” компаниясенең тавыш яздыру студиясендә. Әлеге вакытка җиде җыр яздырдык. Резеда Шәйхиева сүзләре һәм көенә “Гомер язы” җырына клип та төшерделәр. Зөфәр Хәйретдинов иҗат иткән “Диярсез дә, мин булмам” җырын халык аеруча яратты. Шалтыратып сүзләрен сорыйлар хәтта. Бу җырның сүзләре күңелгә үтә торгандыр шул, һәркемнең бит югалткан, сагынып яшәгән кешеләре бар.
– Сез Азнакайда яшәгәндә күбрәк татар халык җырларын башкара идегез. Заманча җырлар күңелегезгә хуш киләме соң?
– Башта миңа тәкъдим иткән яңа җырларга шикләнебрәк караган идем. “Син җырлап кара әле, син җырласаң матур була алар”, – дип тынычландырдылар. Репетицияләр ясый–ясый үземә дә ошый башладылар... Безнең татар халык җырлары бит моңлы, аларны сузып–бормалап башкарасың, ә бүгенге эстрадада ритмлы җырлар өстенлек итә. Менә шул мине бераз икеләндергән иде – булдыра алырмынмы дип.
– Татар халык җырларын Татарстаннан читтәге берәр төбәккә барып җырласагыз, андагы татарлар сезне күтәреп йөриячәгенә шикләнмим.
– Тарихи Ватаннарыннан читтә яшәгән татарлар милли моңга сусаган. Оренбургта чыгыш ясарга туры килгәне бар. Андагы татарлар сәхнәдән җибәрергә теләмәде. Аркадан сөяләр: “Илһам абыйны алыштырырлык җырчы калмый дип кайгырган идек, синең тавышыңны ишеткәч, күңелләребез эреде. Яши икән әле татар моңы болай булгач!” – диделәр. Бу минем өчен бик дулкынландыргыч сүзләр иде. Газиз халкыма кирәклегемне тоям.
– Илһам абый Шакиров белән аралашканыгыз бармы?
– Моннан берничә ел элек Азнакайга гастрольләр белән килгәч, ул мине үзенең концертларында катнашырга чакырды. Шул чакта район буенча бергәләп җырлап йөрдек. “Син чын җырчы Миргаяз, тавышың табигатьтән көчле, сиңа җырларга кирәк”, – дип фатиха бирде ул вакытта Илһам абый.
– Әти–әниегез дә җырлый идеме?
– Әни матур җырлый иде. Әти гармунчы булган. Ләкин мин әтине бик үк яхшы хәтерләмим. Миңа биш яшьләрдә вафат булган ул. Балачакны искә алганда туганнан туган абыйның “Ростов–Дон” гармуны күз алдына килә. Башка балалар туңдырмага кызыккан яшьтә мин гел шул гармунга кызыга идем. Абыйдан уйнап карарга сорый идем. Әллә гармунчы малае булгангамы, абый миңа аны ышанып тапшыра иде. Шуның телләренә басып, көй чыгарудан тәм таба идем. Мин туып үскән авыл Курайлы елга дип атала. Ул урман эчендә урнашкан матур авыл. Бакча башыннан ук урман башлана. Мин еш кына урманга кереп җырлап йөри идем – беркем күрми, ишетми. Бервакыт ишеткәннәр икән авыл агайлары. Бигрәк моңлы бала икән бу, дип, мине шуннан соң гел клубта, бәйрәмнәрдә җырлата башладылар.
– Музыкаль белем алдыгызмы?
– Башта Әлмәтнең музыка училищесына укырга керергә иде исәбем. Яшь чак бит, уйлап бетермисең... Армиядән кайткач, Алабуганың мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамладым. Азнакай хакимияте мәдәният бүлегендә элек автоклуб дигән иҗат төркеме бар иде. Шунда башта шофер булып урнаштым, аннан андагы җырчылар белән җырлап йөри башладым. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем алдым. Ул чакта Татарстан телевидениесе минем җырларны еш эфирга бирә иде. 1992 елда Азнакай районының Мәдәният сараена эшкә килдем.

Агитбригадада җырлап йөргән чаклар

– Җырларыгызны альбом итеп чыгарганыгыз булдымы?
– 2000 һәм 2002 елларда Рөстәм Сәрвәров ярдәме белән ике аудио җыентык яздырдым. 2007 елда “Язмышыма үпкәләмим” дигән исем белән компакт–диск чыгардым. Анда ике дистәгә якын җыр керде. Мин гомер буена баянга җырлыйм бит. “Яшь наратлар”, “Чатырлыр”, “Сагыну” кебек халык җәүһәрләре белән беррәттән, ул компакт–дискта аранжировкалы заманча җырлар да урын алды. “Язмышыма үпкәләмим” җыры халык арасында бигрәк тә танылды. Сарман егетләре Дамир Гарифуллин – сүзләрен, Нәркис Фәтхетдинов көен язган иде аның.
Яңа компакт–дискымны киләсе елда чыгарырмын дип планлаштырам.
Ә әлегә концертларда җырларга исәбем. Күптән түгел Казанның Ленин Мәдәният сараенда күмәк концертта катнаштым. Өч җыр башкарырга дип килгән идем. Тамашчылар алып баручы Рәшит Сабировка сөйләргә ирек бирмичә, мине тагын чакыртып җырлаттылар. Биш җыр җырлап, күтәренке кәеф белән кайттым концерттан. Казан арты – Арча, Саба, Әтнә районнарында мине белмиләр бит әле. Декабрьдә шушы районнарга гастрольләр белән чыгарга әзерләнәм.
– Гаиләгез сезнең иҗади активлыкны ничек кабул итә?
– Тормыш иптәшем Венера да, кызым Регина белән улым Наир да хуплыйлар, шатланалар минем өчен. Тормыш иптәшемнең эш урыны әйбәт, ул инде йортны калдырып Казанга чыгып китмәде. Менә хәзер ике арада йөрим: буш вакыт булу белән Азнакайга гаиләм янына кайтам.
Әле менә кызым 9 сентябрьдә миңа икенче онык бүләк итте. Әмирхан дип исем куштык. Ә беренче оныгым Эльвинага инде 6 яшь. Бик теләп музыка мәктәбенә йөри. Чая кызчык дип укытучылары да соклана. Икенче буыннан җырчылар чыкмасмы дип өметләнәм. Балаларым үскәнен ничектер сизми дә калганмын. Бәлки аларны да үз вакытында музыка уку йортына алып барырга кирәк булгандыр.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Миргаяз абый. Уңышлар сезгә.
Лилия Гаделшина.