Ләйлә Кәримова: «Әтием белән горурланам»
18.11.2009 15:30
Казан мәктәпләрендә белем алучы балалар өчен дә Фатих Кәримгә багышланган махсус очрашулар үткәрелде. Февраль аенда Татарстанның Милли музеенда шагыйрьнең «Соңгы дәфтәр» китабының факсимиль басмасы тәкъдим ителде. Май аенда галимнәр Г.Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм сәнгать институтында «Фатих Кәрим — шагыйрь һәм герой» дигән төбәкара фәнни-гыйльми конференциягә җыелган иде.

Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварендә Башкортстанның Бишбүләк районы Аит авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне дә туган авылында ала, 1922 елда Бәләбәй педагогика техникумына укырга керә. Фатихның беренче шигырьләр җыентыгы 1931 елда басылып чыга. Ул татар шагыйрьләре арасында беренчеләрдән булып СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителгән шәхес. 1930-1937 еллар яшь иҗатчы өчен бигрәк тә уңышлы була. Бу елларда аның дистәләгән китаплары нәшир ителә.
Ә 1938 елның 3 январендә Ф.Кәрим халык дошманы дип кулга алына. Ләкин ул үз намусы өчен көрәшә. Озак көннәргә сузылган ачлык игълан итә, тикшерү эшләренен дәвам иттерүне таләп итә. Аның эше буенча суд яңадан 1941 елда үткәрелә. Ун елга ирегеннән мәхрүм ителгән егет акланып, азат ителә. Әдәбиятчылар язганча, Бөек Ватан сугышы елларында аның иҗаты чын мәгънәсендә чәчәк ата. Инде солдат шинеле кигән шагыйрьнең әсәрләре «Совет әдәбияты» журналында һәм фронт газеталарында басыла. Бу чорда аның ике җыентыгы укучылар хозурына тәкъдим ителә.
Ф.Кәрим сугышның башыннан ахырына кадәр йөреп чыга. Гади сугышчыдан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул өч тапкыр каты яралана, ә сәламәтләнгәч - кабат көрәш сафына баса. Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Батыр җанлы егетнең гомере аяусыз ут эчендә өзелә. Бу вакытта аңа бары тик утыз алты яшь кенә була әле.
Газиз Ватаны өчен башын салган патриотик шагыйрь Фатих Кәримнең кызы - Ләйлә ханым әтисенең рухын күңелендә бүген дә кадерләп саклый. Әтисенә багышланган төрле кичәләрдә, чараларда ул актив катнаша. «Сугыш башланганда әти әле бик яшь булган. Алар Муса Җәлил белән дус булганнар. Үзләре белән нәрсә буласын да белмәгәннәр. Романтик рухта яшәп, шигыйрь белән җенләнгәннәр, бер-берсенә шигырьләр укыган, яшьләр белән очрашкан. Ә язмышлары әнә нинди борылыш алган - Җәлилнең башы чабыла, Фатихның сугыш кырында гомере өзелә. Ләкин алар язмышларын ирләрчә кабул итә белгән»,-ди Ләйлә ханым.
-Ләйлә ханым, бу сорауны Сезгә, мөгаен, еш бирә торганнардыр. Сез шундый кешенең кызы булуы белән горурланып яшисезме?
-Горурланып дип инде... Мин, гади генә әйткәндә, әтиемне аңлыйм. Әйе, миңа еш кына «Горурланасыңмы?» дигән сорау бирәләр. Аның урынында башкалар да шулай эшләр иде. Беренче урында алар намус аклыгы һәм ил язмышы турында уйлаганнар. Хәзер дә Ф.Кәримнең иҗаты белән кызыксыналар, яраталар - мине шул шатландыра. Әтием үзенең башына төшкән язмышны ирләрчә кабул иткән.
-Төрле очрашуларга еш йөрисезме?
-Әйе, каяга гына чакырмыйлар мине. Сөендергәне шул, әтием Фатихны беләләр, яраталар. Болгарда да, Кукмарада да, Байлар Сабасы, Балык Бистәсе, Буа, Түбән Кама... Мәктәп, гимназияләргә йөрим. Кызганычка каршы, әтием белән яши алмадым. Әтинең юклыгы бик сиздерә. Мин аның турында истәлекләр язам.
19 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Фатих Кәримнең 100 елгына багышланган әдәби-музыкаль кичә булачак. Анда татарның күренекле шәхесләре катнашачак.
Мөршидә Кыямова.