ЯШЬЛӘР КИЛӘ
4-5 декабрьдә Казан шәһәрендә тарихта беренче мәртәбә керәшен яшьләре Форумы узачак.
Яшьләр Форумы Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан оештырыла. Беренче яшьләр Форумын үткәрү – керәшен хәрәкәтенең яшьләрне милли эшкә җәлеп итүнең беренче ныклы адымы.
Яшьләр Форумын оештыру мәсьәләсе республика керәшен оешмасының июнь аенда узган II конференциясендә әйтелде. Әлеге Форумның керәшеннәр тормышында зур тарихи вакыйга булырга тиешлегенә дә басым ясалды.
Форумга Татарстанның керәшеннәр яшәүче районнарыннан, Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк, Чибәркүл районнарыннан 210 делегат катнашыр дип көтелә. Тулы ике көн дәвам итәчәк Форум программасында пленар утырыш уздыру, өч түгәрәк өстәлдә фикер алышу каралган. Түгәрәк өстәлләр түбәндәге темалар:
– Туган телне саклау һәм матбугатның керәшен яшьләренең милли үзаңын арттырудагы урыны;
– Хәзерге мәдәният һәм милли үзенчәлекләрне саклау калу мәсьәләсе;
– Керәшен гаиләсе.
Форум барышында делегатлар өчен милли бию, моң һәм киемнәр турында мастер-класслар да оештырылачак. Аларны Геннадий Максимов, Оксана Степанова, Валентина Максимова үткәрәчәк. Делегатлар Камал театрында керәшеннәргә багышланган “Гөргөри киялүре” спектаклен дә караячак. Шулай ук борынгы гореф-гадәтләрне саклаучы Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылына экскурсия оештырыла. Экскурсия вакытында яшьләр республиканың Милли музей карамагына кергән бердәнбер керәшен музее, урта мәктәп, яңа ачылган керәшен чиркәве белән таныша ала.
Форумның икенче көнендә яшьләр оешмасын булдыру уңаеннан утырыш уздырыла. Делегатлар катнашлыгында концерт һәм этномәдәни дискотека үтәчәк.
Беренче керәшен яшьләре Форумы 6 декабрьдә ногайбәкләргә багышланган “Ногайбәкләр юлы: сызлану, бурыч һәм нур” дип аталган фильмны (режиссеры – Салават Юзеев) тәкъдим итү белән тәмамлана.
2009 ел Русиядә Яшьләр елы дип игълан ителүне истә тотып, керәшен хәрәкәте яшьләр белән эшләүне сизелерлек көчәйтеп җибәрде. Гыйнвар аенда Республика һәм Казан керәшен оешмалары яшьләр арасында керәшен җырларын башкаручыларның “Туым җондызы” фестивален оештырды. Апрель аенда Пасха бәйрәменә уңаеннан яшьләрнең “Бәрмәнчек”, “Сәлам”, “Яшьләр” коллективлары катнашлыгында зур концерт узды.
Сентябрь аенда Казан шәһәрендә фольклорчы Геннадий Макаров җитәкчелегендә яшьләрнең “Җырчы Җәкәү” клубы оешты. Яшьләр яңа эшли башлаган клубка керәшен шагыйре, XIX гасырда иҗат иткән татар әдәбияты классигы Яков Емельянов исемен бирде.
Форум Сибирский тракт, 7 йортта урнашкан “Ливадия” санаториясендә уза. Теркәлү 9.00 сәгатьтә башлана.
Сорауларыгыз булса, (843) 511-45-45, (843) 511-45-94 телефоннарына шалтырата аласыз. matbugat.ru