2 декабер көнне Казан Милли-мәдәни үзәгендә Татарстан язучылар берлегенең "XXI гасыр татар әдәбияты, татар әдәби теленең сакланышы һәм үсеш тенденцияләре" дигән темага фәнни-гамәли конференция булды.
Конференцияне Берлек рәисе, шагыйрь мөхәммәт Мирза (Илфат Ибраһимов) ачты, котлау сүзе белән филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, язучы Ким Миңнуллин чыгыш ясады.
Төп докладлар белән филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт университеты доценты Ф.Ф.Хәсәнова "Татар поэзиясе: хәзергесе һәм киләчәге", Х.Х.Ширман "Татар прозасы: сюжет, композиция һәм тел үзенчәлекләре", филилогия фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе фәнни сәркәтибе, әдәби тәнкыйтьче Дания Заһидуллина чыгыш ясадылар.
Конференциядә шулай ук, алдан язылып куеп, Татарстанның халык шагыйре, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Равил Фәйзуллин "Матбугат һәм шигърият"; әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты профессоры Р.Х.Сверигин "Хәзерге татар прозасының әдәби стиль үзенчәлекләре"; шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты, "Мәгариф" милли нәшрияты директоры Мөдәррис Вәлиев "Милли әдәбият, туган тел һәм мәгариф"; шагыйрә, прозаик, филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт университеты доценты Р.Ф.Харрасова (Рифә Рахман) "Тел - абсолют кыйммәт"; шагыйрь, Татарстан язучылар берлегенең шигъриять остаханәсеҗитәкчесе, "Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире Зиннур Мансуров "Шигьгиять урталыкны яратмый", филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт университеты доценты Г.Ә.Нәбиуллина "Хәзерге татар әдәбиятында афоризмнарның кулланышы"; прозаик, Татарстан язучылар берлегенең проза һәм публицистика остаханәсе җитәкчесе,"Казан утлары" журналының проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов; шагыйрә, Татарстан язучылар берлегенең әдәби тәрҗемә һәм урыс әдәбияты остаханәсе җитәкчесе Л.Р.Газизова "Татар поэзиясен урыс теленә тәрҗемә итү: бурычлар һәм проблемалар"; тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, "Идел" журналының баш мөхәррир урынбасары Г.М.Хәсәнова "Татар прозасын урыс теленә тәрҗемә итү - милли әдәбиятны дөньга танытуны бер юлы"; шагыйрь, драматург, публицист, Татарстан язучылар берлегенең драматургия остаханәсе җитәкчесе, "Идел, журналының бүлек мөхәррире Ркаил Зәйдулла "Театрның әдәби теле"; шагыйрь, драматург, Татарстан язучылар берлегенең балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе Рафис Корбан "Яңалык сорый заман"; шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, Татарстан язучылар берлегенең әдәби консультанты, Илдар Юзиев исемендәге яшь язучылар кдубы җитәкчесе Л.Н.Шарова (Луиза Янсуар) "Яшь язучылар - әдәбиятның киләчәге"; тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь, Татарстан язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире Р.Ф.Рахмани "Әдәби тәнкыйть - иҗади процессның мөһим өлеше"; шагыйрә, прозаик, тәрҗемәче Флүрә Тарханова "Татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре" дигән тамаларга чыгыш ясадылар.
Ркаил Зәйдулла үзенең чыгышында "Татмедиа" агентлыгының "Идел" журналының баш мөхәррирен алыштырып, "Татарстан" һәм "Казан" журналлары шикелле, татар телендәгесен бөтенләй юкка чыгару сәясәте алып баруы хакында әрнеп сөйләде. Коферения ахырында бу темага кайнар бәхәс булды. Һәм бу теманы конференциянең резолюциясенщ кертергә, дигән тәкъдим булды.