Татарстан көйязарларының бәйрәме
18.11.2009 12:17
Татарстан республикасының Композиторлар берлеге зур юбилейга әзерләнә. Мәгълүм булганча, 21 ноябрьдән башлап 4 декабрьга кадәр Казанда Татарстанның Композиторлар берлеге оешуга 70 ел тулуга багышланган зур чаралар оештырылачак.

21 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге оешуга 70 ел: «Татарстан композиторлары» дигән күргәзмә ачыла. Шунда ук, кичке якта Миләүшә Тәминдарова җитәкләгән Дәүләт камера хоры белән берлектә Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбле «Җырларым» дигән хор концертын тәкъдим итәчәк. 28 ноябрьдә «Үткәннән - бүгенгә» дигән симфоник концерт (С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы) булачак.
Композиторлар берлеге залында 1 декабрьдә камера концерты үтәр дип көтелә. Анда З.Хәбибуллин, Х.Вәлиуллин, Б.Мөлюков, И.Шәмсетдинова, Р.Билалов, М.Латыйпов, Р.Абдуллин, А.Мигородский, А.Бакиров, Җ.Фәйзи, С.Садыйкова, Ф.Әхмәтов, М.Яруллин әсәрләре яңгыраячак. Концертта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артистлары Лариса Маслова, Шамил Монасыйпов, халыкара конкурслар лауреаты Гөлнара Морзиева катнашачак. Ә 2 декабрь көнне Мәгариф хезмәткәрләре йортында «Ренессанс» камера оркестры чакыра...» дигән камера музыкасы концерты тәкъдим ителәчәк.
3 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Татарстан композиторларының музыкасы: тарих һәм замана» дигән темага фәнни-гыйльми конференция оештырыла. Анда Израиль, Мәскәү, Санкт-Петербург, Йошкар-Оладан килгән музыка белгечләре доклад укыр дип көтелә. Шул ук көнне татар зиратында күмелгән мәшһүр композитор Салих Сәйдәшев каберенә чәчәкләр кую тантанасы да узачак.
Кичке якта «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Дөнья халыкаларының музыкаль уен кораллары: Татарстан музыкантларының шәхси коллекцияләреннән» дигән күргәзмә ачылачак. Татарстан Республикасының Композиторлар берлеге залында узачак камера мзукасы концертында Л.Любовский, Р.Бакиров, С.Садыйкова, Б.Четвергов, Э.Галимова, Ю.Бикбулатова, С.Беликов, Л.Батыр-Болгари, Р.Хакимов, Р.Гатауллина, Р.Ильясов, А.Шарафиев, Л.Хәйретдинова, И.Якупов әсәрләрен ишетергә мөмкин булачак.
Алда хәбәр иткәнебезчә, 4 декабрьдә - Композиторлар берлегенең Х съезды. Х съездка багышланган чаралар С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак «Татарстанның музыкаль хәзинәсе» дигән симфоник концерт белән төгәлләнәчәк. Программа С.Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрид Яруллин, Мансур Мозафаров, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Мирсәед Яруллин, Ренат Еникиев, Рәшид Калимуллин, Л.Любовский, Шамил Тимербулатов, Резеда Ахиярова, Луиза Батыр-Болгари көйләреннән тупланды. Бәйрәм концертында Зилә Сөнгатуллина, Рөстәм Абязов, Резедә Галимова, шулай ук талантлы яшь җырчылар Рөстәм Асаев, Владимир Васильев, Артур Исламов, Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең Гран-при лауреаты Филүс Каһиров җырлыячак.
Мөршидә Кыямова.