Төшендә татар нәрсә күрә?
27.10.2009 12:40
Безнең тормышыбызда төш шактый ук мөһим урын алып торучы күренешләрнең берсе булып санала. Аллаһы Тәгалә тарафыннан Мөхәммәт Пәйгамбәргә(с.г. в.с) Коръәннең бер өлеше төштә иңдерелгән, дип раслый дини галимнәребез.Элек-электән адәм балалары төшләрне юрап киләчәкләрен белә алган. Гомумән, төшләр хакында без галим, язучы, төшләр белгече Фәрит Яхин белән сөйләшәбез. Фәрит абый төшләрне шигърият образлары аша өйрәнгән галимнәребезнең берсе. Аның хезмәтләрен хәтта чит ил галимнәре дә үз эшчәнлекләрендә файдалана.
-Фәрит абый, төш юрау борынгы йолалардан санала. Татар фәнендә революциягә кадәр фән буларак төшләрне өйрәнү омтылышы булганмы?

-Төшләрне өйрәнү һәм йола һәм фән буларак та элек-электән Мөхәммәт пәйгамбәр замаыннан ук килә. Хәтта аңа кадәр дә булган әйбер. Мөхәммәт пәйгамбәргә Корәннең дүрттән бер өлеше төштә иңгәнлеген беләбез. Борынгы Тәүрат та (яһүдләрнең изге китабы) һәм башка әсәрләр дә, Пәйгамбәрләр тарихы белән бәйле. Төшләрне юрау аларда дөрес санала һәм Аллаһы Тәгаләнең Хакыйкатьне төшләр аша бирүе турында хәбәрләр дә бар.
-Яшь галимнәр тарафыннан бүгенге көндә төшләр өйрәнелә дип әйтә алабызмы?
-Турыдан-туры төшләрнең символикасын гына тикшерү буенча китаплар шактый күп. Һәм өйрәнүчеләр дә байтак. Бездә генә түгел, чит илләрдә дә аны өйрәнәләр. Бигрәк тә психология фәнендә. Һәм шул ук вакытта аларга бүгенге көндә әдәбият галимнәре тарафыннан да кызыксыну бар. Мәсәлән, шигъри символларны төшләр белән янәшә куеп шуның ача эчтәлеген ачу, чөнки күңел иҗат иткән әйбер һәм инде идеяләр дөньясы аларның икесенең параллель төрдә бер-берсен аңлашуларын ачыклау өчен кирәк дип әйтәләр. Күңел дөньясы турыдан-туры образлар системасын аңлаудан башка була алмый. Шул юнәлештә шактый кызыклы эзләнүләр бар.
-Шәхсән үзегез төш юраучыларны беләсезме?
-Минем алар белән бик аралашканым юк, чөнки символлар буенча китаплар белән шактый танышып бардым. Мин борынгыларын үзем дә өйрәнәм. Турыдан - туры андый әбиләр белән хәзер инде аралашмыйм. Күп әйберләрне китаплар аша белергә тыршам. Әмма бу - бик зур өлкә. Кайчан да булса аны бер системага китереп җиткерерләр дип уйлыйм. Әлбәттә бүген үк аның бер азмы-күпме калыплашкан системасы бар инде. Белгәнегезчә, төшләрне берничә төргә бүлеп карыйлар.
-Галим буларак, төшләр белән шәхсән үзегез ничек кызыксынып киттегез соң? -Гади кеше буларак, һәрберебез төшләр күрәбез һәм күрергә яратабыз. Татарда, мөселман дөньясында төшләрне ярату ул дөрес гамәл санала. Аның аша алдагы тормышны фараз кылуның зыяны булмаганын һәркем белә. Икенчедән, миңа борынгы әдәбиятны, суфыйчыларны аңлатырга, борынгы әдәбиятның анализ ачкычын табарга кирәк иде. Башта символларны аңлатуга борынгы шәрык китаплары аша килдем. Ләкин монда шактый белем кирәк булды. Күп нәрсәне аңламау, хәбәрләр җитмәү аркасында, туктап калдым. Һәм менә инде шигырьнең символикасын ачар өчен, төшләр символикасына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Үзем дә көтмәгән кызыклы ачышлар ясадым. Бу турыдагы фәнни эзләнүләр “Урта гасырда татар әдәбияты” дигән хезмәтемдә дәлилләп күрсәтелә. Бу - борынгы суфый шагыйрьләр Әхмәт Садый, Сөләйман Бакырганилардан алып суфый Аллаһиярларга кадәр һәм ХVII гасырга тикле шигъриятне өйрәнү, аларның символикасын ачыклау, анализлауга багышланган докторлык диссертациясе. Шушы юнәлештә әдәби символиканы өйрәнү теориясе ул, дөресен генә әйткәндә, дөнья күләмендә дә өйрәнелмәгән иде. Шуннан соң миңа Америка галимнәре мөрәҗәгать итте. Шушы хезмәт белән танышканнан соң лекцияләребездә моны файдаланабыз, диделәр. Сарбонна, Нью-Йорктан үз фикерләре белән мөрәҗәгать иттеләр, сораулар бирделәр. Мин аларга үземнең метод турында аңлатмалар бирдем. Алар да бу юнәлештә кызыклы ачышлар ясаган икән. Һәрбер халыкның үз культурасы аша символлары, образлары барлыкка килә. Дөньяга карата булган үзенчәлекле карашлары дип әйтик. Мәдәни яктан татарлар аерыла. Берәүләр әйтә, татарларда толерантлык көчле, ди. Рухи яктан да, образлы төшләр күрүдән дә сизелә бу. Ә кайбер халыкларга шовинистик, хәттә фашистик сыйфатлар хас, диләр. Бу сыйфатлар барысы да төшләрдә чагылыш тапмый калмый. Бөтен төшләрне дә бертөрле генә анализлап та, юрап та булмый. Фрейдның бер җөмләсе ошаган иде. Ул әйтә: «Менә без төшләрдәге символларны, шигърияттәге символлар белән охшаш икәнлеге турында күз алларга мөмкинбез.» Аның менә әлеге фаразы мине төшләр белән тирәнрәк кызыксынырга этәрде дә инде. ХIХ гасыр галименең фикерен ХХ гасырда чишәргә тиеш идек. Миңа калса, бик рәхмәтле юнәлеш, дөрес юнәлеш булып чыкты. Кешеләрнең рухы турыдан-туры төшләр белән бәйле булуын өйрәнү- киң юнәлеш. Эш башланды һәм, әйтергә кирәк, ул бездә беренчеләрдән булып гамәлгә куелды. -Төшләргә ышанмау җанның барлыгын һәм үлемнән соң да яшәүнең дәвам итүен инкарь кылу белән бер ул, - дип язасыз. Моны аңлатып китегез әле. -Бик гади. Йоклаган вакытта, Рух (җан) тәннән аерылып тора. Яныбызда сәгать булмаса, күпме йоклап алганыбызны да белмибез бит. Йокы вакытында кеше төшләрне күрә икән, димәк ул үзенең рухында теге дөнья белән бәйләнешкә керә. Менә Сез, Мөршидә, нинди төшләр күрәсез? -Мин еш кына Сталин, Ленин бабайларны күргәлим. Төшемдә Ленин бабайга: «Күмелмичә җир өстендә ничә елдан бирле ятасың, бу халәтең үзеңә ошыймы соң» дигән сорау белән мөрәҗәгать иткәнем дә бар... -Боларның икесе дә кешелекне бәхетле итәргә теләгән. Ләкин аларның кылган гамәлләре кешегә дә үзләренә дә зыян булып чыккан. Алар аны аңламаганнар. Бу төш менә нәрсә хакында - сезнең тирәдә шундый кешеләр бар: алар үзләре яхшылык өчен тырышалар, ләкин кылган гамәлләре һаман да начарлык булып чыга. Сезнең шуны беләсегез килә алардан. -Фәрит абый, халык арасында төшләрне кешеләргә сөйләмәскә кушалар. Бу ни хикмәттән шулай икән? -Төшләрнең төрлесе бар. Шайтанилары да, рахманилары да. Әлләни әһәмияткә ия булмаганы да очрый. Туктаусыз кабатлана торганнары да билгеле. Киләчәкне белү максатыннан, төшне башкаларга сөйләргә ярый. Төшеңне тик начарга юрап, дошманнарыңның зыян китерүе дә ихтимал. Кем ничек юраса, шулай тормышка аша дип тә әйтәләр бит. Алдан үзеңне начар юрамыш (дәлилгә) әзерләп куярга һәм шуны көтеп хәлдән таеп бетәргә мөмкинбез. Бөтенләй әһәмияте булмаган әйбергә кеше күңел биреп тормышын җимерергә булдыра. Бәхете читтән генә узып китәргә дә мөмкин. Шул ук вакытта төшләр белән бик үк мавыгырга да ярамый. Монысын да истә тотыгыз! Мөршидә Кыямова.