Рәссам Илдар Зариповның юбилеен бәйрәм итәләр

10.11.2009 14:59
13 ноябрьдә Г.Тукайның Казандагы Әдәби музеенда «Бездә кунакта...» циклыннан әдәби-музыкаль кичә узачак. Кичә ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган, Россиянең халык рәссамы, Г.Тукай премиясе лауреаты Ильдар Зариповның җитмеш биш яшьлегенә багышлана.
«Бездә кунакта...» дигән очрашулар циклы Г.Тукайның Әдәби музеенда инде менә бишенче ел рәттән оештырылып килә. Музейның кунаклары — хәзерге татар мәдәниятенең һәм иҗтимагый тормышның вәкилләре Г.Тукай премиясе лауреатлары, галимнәр, әдәбиятчылар һәм тарихчылар. Чираттагы очрашу танылган рәссам Илдар ага Зариповның юбилеена багышлана, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.
Илдар Зарипов Казан сәнгать училищесында профессиональ белем ала. Мәскәүнең В.И.Суриков исемендәге сәнгать институтын бишле билгеләренә генә тәмамлый. Яшь талант үзенең кыю адымнарын бик иртә таныта. 1970 елда аның «Йортлар» («Дома»), «Нефтьче Әхәт абый» (Нефтяник Ахат абый») картиналарын Рус дәүләт музее сатып ала. Ә Третьяковкий галереясе үзенең фондларын И.Зариповның «Туган авылда» (В родной деревне»), «Кырлай моңы» («Мелодия Кырлая»), «Сөембикә улы белән» (Сююмбике с сыном»), «Икмәк» («Хлеб»), «Истәлекләр» («Воспоминания») эшләре белән тулыландырды. Рәссамның картиналарын Казан, Киев, Петрозаводски, Чабаксар, Ижау, Премь, Красноярски, Тамбов шәһәләренең музейлары һәм галереяләре сатып алды. Аларның күбесе Алмания, Израиль, Франция, Англия, Италия, Америка, Канада, Кытай музейларында һәм шәхси коллекцияләрендә саклана.
Илдар аганың әсәрләре — татар мәдәниятенә саллы өлеш кертә һәм дөнья күләм заман сәнгатенең хәзинәсе булып тора. Аның иҗатында Көнбатышның сәнгати идеяләре һәм Шәрыкнең рухи көче, Европа һәм Азия традицияләренең мәдәни кыйммәтләре чагылыш тапкан. Гомум кешелек кыйммәтләрен өстен куеп иҗат итүче шәхесләребезнең берсе ул — Илдар Зарипов. Шуңа да карамастан, рәссам милли мастер югарылыгында кала белә. Аның киң кырлы таланты күптән инде республика киңлекләреннән еракларга таралды. Белгечләр И.Зариповны халыкныкы һәм меңләгәннәрнең яраткан рәссамы дип атый. Аның үзенчәлекле әсәрләре эчкерсезлеге, җылылыгы һәм тормышчан оптимизмы белән әллә каян таныла. 2003 елда рәссам Илдар Зарипов кешелекнең мәдәни мирасына зур өлеш керткәне өчен гасыр кешесе дип танылды.
Гөлҗиһан Галләмова.