Резидә Галимова: “Җырчы булуым белән горурланам”
28.10.2009 12:38
Татар сәхнәсе зәвыклы, мәдәниятлы, талантлы җырчыларга бай. Шулар арасында әле күптән түгел генә олы исемгә лаек булган Татарстанның халык артисты Резидә Галимова да бар. Резидәне җитди концертларда, республика күләмендә уздырыла торган зур чараларда еш күрәбез. Г.Тукай исемендәге филармониянең халык уен кораллары оркестры солисты Р.Галимова - җир шарының төрле тарафларында классик әсәрләр, романслар, арияләр башкарган татар җырчысы.
-Резидә ханым, җырчы һөнәре сезне кайсы ягы белән җәлеп итә?

-Аллаһыдан бирелгән талантны халыкка хезмәт итүдә файдаланырга кирәк. Мин музыка мәктәбен, музыка училещесын, академик башкару классын да тәмамладым. Менә боларның барысы да тормышта үзеңне күрсәтергә ярдәм итә. Вокаль музыка язучы композиторларыбыз да күп, классика, чит ил музыкасы, романслар, арияләр, татар композиторлары иҗаты - болар барысы да халыкка бары тик җырчы ярдәме белән генә барып җитә ала. Беренче белем аласың һәм аның ярдәмендә музыкаль дөньяның гүзәллеген тамашачыга җиткерәсең. Шуның белән кызыклыдадыр инде ул безнең профессия.
-Белүебезчә, сез Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге музыка академиясендә белем алып кайттыгыз. Бу теләсә кемгә дә тәтеми торган бәхет!
-Чыннан да, бу вузга керү бик авыр. Чөнки ул Россиядә абруйлы, танылган уку йортларыннан санала. Мин укырга кергәндә дә шулай иде. Вокал бүлегенә сайлап алу туры гаҗәеп дәрәҗәдә катлаулы. Бу хакта безгә гел әйтә килделәр. Төп белгечлек (җырлау) буенча гына да 3 тапкыр имтихан тоттык. Һәр турдан төшеп калучылар күп иде. Ә алгы турга үтүчеләрнең исемлеген игъланнар тактасына терки баралар. Бөтен Россиядән җыелган яшьләр үз көчен сыный, талантын күрсәтә. Иң-иңнәре генә укырга кабул ителә. Шулар арасында мин дә институтка керү бәхетенә ирештем. Мин укыганда Россия музыка академиясендә Валентина Левко (факультет деканы), Зара Долухановалар эшләде. Оболенская минем остазым иде.
-Сәхнәдәшләрегез Сезне гади, кешелекле, игътибарлы зат буларак бәяли. Бу сыйфатларыгыз гаилә тәрбиясеннән киләме?
-Әлбәттә инде, гаиләдән. Нинди гаиләдә тәрбияләнүең бик мөһим. Башкаларның хәленә керә белү, якын-тирәдәгеләреңә игътибарлы булу нигезләре туган ояңда ук салына. Ә инде сәхнәдә үзеңне тоту, башкару культурасына, башкаларны ихтирам итәргә сәнгать уку йортларында өйрәтәләр. Гомумән, сәнгать кешеләре бер-берсенә игътибарлы, ярдәмчел булырга тиеш дип саныйм. Вакытында күреп алырга да, вакытында мактарга да, вакытында киңәш биреп, ярдәм кулы сузарга да кирәк. Мин Г.Тукай филармониясенең дәүләт халык уен кораллары оркестрында эшлим. Коллективыбыз бик зур. Барыбызда бер-беребезне аңлыйбыз, үзара дус-тату мөнәсәбәттә иҗат итеп ятабыз. Коллективта һәрвакыт актив булырга кирәк. Синең яхшы кәефең башкаларның да күңелен күтәрергә тиеш. Оптимист кешеләргә генә яшәве күңелле һәм аңа башкалар да тартыла, минемчә.
- Укуны тәмамлагач Мәскәүдә калырга теләк булмадымы?
-Укыган дәвердә үк мин Казанда эшләргә теләдем. Казанда калып та Мәскәүдә чыгышларыбыз еш була безнең. Мәскәүдә генә түгел Россиянең төрле шәһәрләрендә дә.
-Резидә ханым, Сез бит әле чит илләргә дә еш чыгасыз. Америкага барып Сабан туе бәйрәмнәрен гөрләтеп кайтканыгыз истә калган...
-Чыннан да, безнең һөнәр бөтен Җир шары буйлап сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә. Кечкенә чагымда минем бу хакта хәтта уйлаганым да булмады. Тормыш һәм иҗатым миңа дөнья гизәргә мөмкинлек бирде. Үземнең җырчы булуым белән горурланам. Америкага килгәндә, миңа анда берничә тапкыр булырга туры килде. Махсус концертларда катнашу өчен чакырылган идем. Аңа кадәр Халыкара конкурста катнашкан идем, ә ул конкурсның шартында каралганча, Америка буйлап турне оештырылды. Мин Нью-Йорктагы “Карнеги-холл”да җырладым. Германия, Көньяк Корея, Финляндия, Төркия, Казахстан, Франция, Әзербәйҗанда булганым бар.
-Төрле конкурсларның жюри составында еш буласызмы? Өметле яшьләр күренәме?
-Минем уйлавымча, алар бар. 15-18 яшьтәгеләр арасында андыйлар аеруча сизелә. Әле бит күбесенең махсус музыкаль белеме дә юк. Хәзер яшьләр сәхнәгә атлыгып тора, җырлыйсылары, үзләренең талантларын күрсәтәселәре килә. Мәсәлән, “Татар моңы”нда катнашканнарын зәңгәр экраннардан күрсәтеп тордылар. Җиңүчеләргә Казаныбызның олы сәхнәсендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирделәр. Бу алар өчен зур шатлык булгандыр дип уйлыйм.
-Резидә ханым, Сез, Тукай әйтмешли, коеп куйган җырчы гына түгел бит, ир хатыны, назлы ана да. Сөембикә исемле акыллы, чибәр кыз да үстерәсез...
-Кызыма унбиш яшь, музыка мәктәбен тәмамлады. Казанның 5 нче лицеенда тугызынчы сыйныфта белем ала. Гел бишлегә генә укый (мактаныйм әле).
-Ул да әнисе кебек зур сәхнәләрдән чыгыш ясарга хыяланамы?
-Алай өзеп кенә әйтә алмыйм. Алдагы тормыш күрсәтер. Әмма баламның төрле яклап белемле, акыллы булуын телим. Ул вокал белән шөгыльләнә, мәктәп тормышында актив катнаша, төрле чараларда чыгыш ясый. Спортны, бигрәк тә волейбол уйнарга ярата. Мин ерак юлларга сәфәр кылганда, әтисе белән кала. Безнең әтиебез – Нияз, бик ярдәмчел. Мин Казанда булмаганда, баланы, өйне ул карап тора.
-Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Халык артисты булуыгыз белән тәбрик итәбез. Иҗат уңышлары юлдаш булсын, сезгә! Мөршидә Кыямова.