Язучы Фәнзаман Баттал узган ел Чаллыда булган Милли Мәҗлес утырышында катнаша. 25 ноябрьдә аны шаһит буларак милиция белән Чаллыга кабат китерәләр. Шулай ук ул 2 декабрьдә, кабат прокуратура ягыннан шаһит итеп, Фәүзия Бәйрәмованы хөкем итү эшенә чакырулы.
“Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Дамир Шәйхетдингә карата башланган мәхкәмә эше 25 ноябрьдә дәвам итте. Аңа Казанда яшәүче язучы Фәнзаман Баттал сак астында китерелде. Мәхкәмә вәзгыяте белән бергә Фәнзаман әфәнде бүгенге заманның үткен каләмле язучылар язмышы хакында да “Азатлык”ка бәян итте.
“Милли темага яза торган каләм ияләренә каршы куркыныч эшләр бара. Бүген мине иртәнге 4тә уятып, сак астында Чаллыга алып килделәр. Бу тәүлектә мин йокламаган, талчыккан идем. Шулай да фикерләремне әйттем”, ди ул.
Күп язучылар мәхкәмә юлында
Фәнзаман Баттал сүзләренә караганда, күп язучылар мәхкәмә юлында йөри. Шулай ук Милли Мәҗлес оешуында язучыларның катнашуын да ассызыклады. Ул Милли Мәҗлеснең беренче корылтаеннан башлап, һәр эшендә катнаша икән.
"Татар милли хәрәкәтеннән аерылганым юк. Без милли хәрәкәтне югалтсак, безне басып, сытып китәчәкләр. Кыю яза торган журналистларга, язучыларга ниндидер кара көчләр шушы вәзгыятьне тудыра. Казанда Әхмәт Сәхәповны, Эсфир Яһүдинне, үземне дә апрельдән бирле я прокуратура, я ФСБ белән җәфалыйлар”, дип борчыла язучы.
Әлеге мәхкәмәләр - сәяси
Чаллыда барган мәхкәмә барышында Фәнзаман Баттал шундый белдерү ясый. Аның әйтүенчә, сәяси мәхкәмә - халыкара кануннар буенча үзе бер җинаять дип атала. "Бүгенге мәхкәмәдә, сез монда җинаять ясап ятасыз. Сәяси мәхкәмә белән мине дә җинаятьтә катнашучы итеп үзгәртәсез. Бу Европа мәхкәмәсенә барып җитә торган күренеш, дидем. Ирек Мортазин да халык күзен ача торган кыю китабы өчен мәхкәмә юлында йөри", диде ул.
Фәнзаман Баттал фикеренчә, мондый ысуллар белән М.Шәймиев язучыларның кулыннан каләмен ала, аларның язу дәртен бетерә. Язучыларның каләм хакы аз булуында да уфтанып, “язучыларны әле матди яктан үтереп бетермәсәләр дә, ачлык белән җәфалау сизелә”, ди һәм Мортаза Рәхимов башкорт халкын, аның телен, сәнгатен күтәрде. Аның язучылары каләм хакын бездәгедән 3-4 тапкыр артык ала, дигән фикердә торуын әйтте.
Русиянең үзендә сүз иреге бар
Монысы да язучы Фәнзаман Баттал сүзләре. Шуларга мисал итеп ул “Эхо Москвы”, “Азатлык” радиоларын, “Новая газета”ны китерде. “Ә монда тел дә күтәрергә ярамый. Газетлар татар файдасына булган язманы басмыйлар. Бу урында Шәймиев турында гына әйтмим. Татарны тәмам куркыту, бетерү бара. Безнең лидерларны хөкем итәләр. Татар халкы да азат, урыс белән тигез хокуклы булырга тиеш. Без күп әйбер теләмибез”, ди Баттал.
Язучының шаһитлык бурычы турында
“Безне мәхкәмәгә прокуратура ягыннан шаһит итеп чакыру – бездән милли хәрәкәтне тәнкыйтьләүне өмет итү. Минем моңа намусым җитми. Алар өмет иткәннең киресен эшләргә тиеш булам. Үз милләтемне яратучы, татар язучысы буларак. Шушындый вакытта милләтемне якламасам, нинди татар язучысы мин”, диде Фәнзаман Баттал.
Баттал 2 декабрьдә, кабат прокуратура ягыннан шаһит итеп, Фәүзия Бәйрәмованы хөкем итү эшенә чакырулы.
Гафиулла Газиз