«Татарлар»га — 1 яшь!
03.12.2009 17:13
16 декабрьдә Казанның «Neoterritory» клубында (Декабристлар урамы, 81 В йорт) гаҗәеп тамаша көтелә. Декабрь аенда татар яшьләре арасында популяр булган «Татарлар» дискотекасына 1 яшь тула. Бу уңайдан дискотеканы оештыручылар яшьләргә бик күп күңелле һәм көтелмәгән сюрпризлар әзерләде. Әйтик, «Татарлар» дискотекасында «Яшьләр җыры» дип исемләнгән концерт булачак. Концертта чыгыш ясаячак яшь җырчылар нәкъ «Татар җыры» фестивалендә кебек үк номинацияләр буенча бүләкләнәчәк.
Җырчыларга килгәндә, алар «Татарлар»га һәрдаим йөрүче яшьләргә бик яхшы таныш. Чөнки әлеге җырчылар ел әйләнәсендә дискотекада чыгыш ясады. Алар арасында Лилия Һава, Libertas, Сәйяр һәм Инсаф, Илназ Гарипов, «Хат» төркеме, Миләүшә Сафина һәм башка җырчылар бар. Кичәне «Курай» радиосының танылган ди-джее Райнур алып барачак. «Яшьләр җыры»нда дискотеканың даими мәгълүмати иганәчесе булган «Intertat.ru» газетасыннан да махсус бүләк тапшырылачак. Дискотеканың мәгълүмати иганәчеләре - «Intertat.ru» һәм «Tamasha.ru» сайтлары.
Иртәнге 4кә кадәр дәвам итәчәк туган көндә яшьләрне ди-джей Danila, Lilu һәм Off биетәчәк. Дискотекада шулай ук go-go юнәлешендәге бию һәм татар халык биюләре, кызыклы уеннар һәм «Ривьера» аквапаркыннан бүләкләр көтелә. «Татарлар»ның туган көне 16 декабрьдә кичке сәгать 9да башлана. Билетларны «ГУМ»ның 5нче катында урнашкан наркотикларга каршы тәрбия төркеменнән (тел.: 89179098050) сатып алырга мөмкин. Игътибар: билетлар санаулы гына.
«Татарлар» дискотекасы 2008 елның декабрь аеннан үткәрелә башлады. Аның беренче тамашасы узган елның 17 декабрендә «Шәрык» клубының туган көненә багышлап оештырылды. Яңа гына барлыкка килгән дискотеканы яшьләр тиз арада үз итте. Шулай итеп, бер ел эчендә «Татарлар» татар яшьләренең яраткан күңел ачу һәм ял итү урынына әверелде. Шунысы игътибарга лаек: аның һәр кичәсе кабатланмас һәм үзенчәлекле итеп үткәрелә. «Гашыйклар төне», «Күңелдә наз — йөрәктә яз», «Рэп battle», «Яз үтә дә җәй җитә», «Гламур Сабантуй», «Алтын төн», «Алтын төн–2» - һәркайсы искиткеч күңелле узды. «Татарлар» дискотекасының 1 яшьлек туган көне уңаеннан үткәрелүче бәйрәм кичәсе дә югары дәрәҗәдә узар дип ышандыра оештыручылар.

Эльвира Шакирова">