Дирижер, скрипкачы һәм педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты Ильяс Әүхәдиевның тууына 105 ел
Ильяс Әүхәдиев татар музыка сәнгатенең үсешенә зур өлеш керткән музыкант. Ул Әтнә районының Яңа Шашы авылында туа, яшьлеге Үзбәкстанда үтә, югары белемне Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург) консерваториясендә ала. 1931 елда Казанда аның күпкырлы музыкаль эшчәнлеге башлана. С.Сәйдәшев җитәкләгән Татар драма театрының оркестрында ул беренче скрипка партиясен башкара. Музыка училищесында скрипка һәм оркестр классларын алып бара, училищеның оркестры белән симфоник концертлар бирә башлый.
Катлаулы һәм фаҗигале 40 нчы елларда И.Әүхәдиев Татар опера һәм балет театрының директоры һәм дирижеры. Бу елларда театр сәхнәсендә, классик әсәр¬ләр белән беррәттән, шактый күп татар опералары һәм балетлары куела. Ф.Яруллинның «Шүрәле» балеты һәм Җ.Фәйзинең «Башмагым» комедиясе белән ул үзе дирижерлык итә.
1948 елдан тормышының соңгы көненә кадәр ул Казан музыка училищесының директоры булып эшли. Күп көчен һәм сәләтен яшь музыкантларны тәрбияләүгә багышлый. Бүгенге көндә Казан музыка училищесы горур рәвештә аның исемен йөртә.
www.intertat.ru