Дәрдмәнд исеме халык күңелендә
Озакламый Уфада бөек татар шагыйре, күренекле меценат, нәшир, танылган җәмәгать эшлеклесе, алтынчы-миллионер Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев, 1859-1921) тууына 150 ел тулуга багышланган республика күләмендәге мәдәни, гыйльми чаралар оештырылачак. Дәрдмәнд иҗатын һәм тормышын пропагандалау буенча зур эшләр башкарган «Рамазан» төрки милли агарту үзәге Башкортстанның Русиягә кушылуына 450 ел тулган көннәрдә Дэрдмәнд иҗатына багышланган гыйльми-мәдәни чаралар циклын оештырган иде инде. Быел исә бу чараларның эчтәлеге тагын да баетылачак. Совет чорында тыелган, тиешле бәя бирелмәгән Дәрдмәнд иҗаты хәзерге укучыларда зур кызыксыну уята.

Мәгълүм булганча, быел Башкортстан халыклары ассамблеясының II съезды алдыннан «Рамазан» үзәге Башкортстан Милли музееның Зур залында татантаналы рәвештә 2009 елны Дәрдмәнд елы дип игълан иткән иде.
Җәмгыятьнең эш планы буенча бу көннәрдә Дәрдмәнд юбилеена кызу әзерлек бара. Юбилей ае сәнгатьле уку бәйрәме белән башланып китәчәк. 3 декабрьдә мәктәп укучылары, республика югары уку йортлары, колледж студентлары, эшче яшьләр Башкорт дәүләт университетының актлар залына «Дәрдмәнднең алтын юллары яңгырый» дигән сәнгатьле уку конкурсына җыелачак. 5 декабрьдә көндез «Дәрдмәнд һәм XX гасыр мәдәнияте» исемле Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция оештырылачак. Ә инде 7 декабрь дә кичен барлык кунаклар Уфа тамашачылары белән бергә Башкорт дәүләт опера һәм балет театры бинасының Зур залында Башкортстанның һәм Татарстанның танылган сәнгать осталары, танылган шагыйрьләр, Дәрдмәнднең оныклары, студентлар катнашлыгында зур әдәби-музыкаль кичәгә җыелычаклар.
Бу тирән эчтәлекле чараларны оештыручы опера җырчысы һәм укытучы-галим, җәмәгать эшлеклесе Марат Шәрипов фикеренчә, мәшһүр шәхес истәлегенә багышланган бәйрәм көннәре Мәләвез районының Җиргән авылында (анда шагырь туган), әдипнең балачагы һәм үсмер еллары узган Баймак районы Юлык авылында дәвам итәчәк. Бәйрәм рамкаларында шулай ук «Дәрдмәнд мирасының кайтуы» дигән китап чыгару, Уфада «Рамазан» үзәге оештырган Дәрдмәнд музеен киңәйтү, бу музейның филиалларын Җиргәндә һәм Юлыкта ачу, Бертуган Рәмиевләр исемле халыкара милли премияләр тапшыру, Дәрдмәнд исемен мәктәпләргә, шәһәр һәм авыл урамнарына бирү, шагыйрь яшәгән урыннарда мәрмәр такталар кую да күздә тотыла.
Айтуган Мансуров