<= Архивка чыгабыз Данил Сәфәров: "Матбугат.ру"ның максаты кемнедер талаштыру түгел, ә конструктив фикер алышу"
23.11.2009 17:41
Танылган шагыйрә һәм галимә Рифә Рахман бүгенге көндә Интернетта иң популяр татар сайтларыннан “Матбугат.ру”ны атый. Рифә Рахман озак еллар югары уку йортларында белем бирә, шуңа күрә дә ул замана яшьләренең уй–фикерләре, тормышы белән яхшы таныш. “Матбугат.ру”ны галимә яшьләр өчен иң алдынгы карашлы мәгълүмат мәйданы дип исәпли: “Милли җанлы “Матбугат.ру”да яшьләр фикерләрен курыкмыйча әйтеп, аралаша ала. “Матбугат.ру” сайтында татар матбугатында дөнья күргән иң кызыклы язмалар, мәкаләләрне генә сайлап алып тәкъдим итәләр”, – ди Рифә Рахман. Бу хакта ул күптән түгел өч йөзләп язучы һәм галим катнашында Татарстан Язучылар берлеге юбилее уңаеннан Казанда оештырылган конференциядә дә белдерде.
Рифә Рахман “Матбугат.ру”да укучылар калдырган фикерләрне һәрдаим укып, күзәтеп бара икән, чөнки алар арасында чыннан да еш кына әһәмиятле сүзләргә юлыгырга мөмкинсең. Мәсәлән, язучы Марсель Галиевнең актриса Фирдәвес Әхтәмова турындагы "Татарстан яшьләре"ндә чыккан мәкаләсе укучыларда зур кызыксыну уяткан булган. Галимә комментарийларга игътибар итә: әнә, Ләйсән исемле бер укучы: “Кызганыч, Марсель Галиев аз яза. Ходай аңа шундый тел байлыгы биргән, бөтен тормыш ыгы-зыгысын читтә калдырып, язарга да язарга иде аңа. Үз исеме өчен генә түгел, татар әдәбиятын баету өчен бик кирәк гамәл булыр иде”, – дип теләгән. “Әгәр синең хактагы мәкаләне, яисә син язган язманы “Матбугат.ру”га элмиләр икән, димәк синең иҗтимагый эшеңнең бер кирәге юк…», – дип кистереп нәтиҗә дә ясый галимә.
Рифә Рахманның шушы фикерләрен ишеткәннән соң “Матбугат.ру” сайты хуҗасы Данил Сәфәровка мөрәҗәгать иткәч, Данил:
- Рифә апага рәхмәт. “Матбугат.ру”да тәнкыйть утына еш тотылган кешедән мондый мактау сүзләре ишетү икеләтә күңелле. Конструктив тәнкыйтьне кабул итә белүче кешеләрне бик хөрмәт итәм. Дөрес, безнең сайтта һәр тәнкыйть тә конструктив дигән сүз түгел бу. Пычрак ату, шәхескә күчүләр дә еш була. Әмма без мондый комментарийларны бетереп барабыз. Комментарий язган кеше каршында соңыннан үзебез начар булып калсак та, – диде.
- Данил, “Матбугат.ру”ның укучылары артамы? - Артып барабыз. Бүген тәүлегенә якынча 400 компьютердан 4000 тапкыр ачып карыйлар безне. Татар сайтлары арасында бу иң зур күрсәткеч дип мактана алмыйм. Әмма аудиториянең сыйфаты буенча без яхшы позициядә дип уйлыйм.
- Аудиториянең сыйфаты дигәндә нәрсәне күз алдыңда тотасың?
- Безне иҗтимагый һәм икътисадый яктан актив кешеләр укый. Күбесенчә яшьләр һәм урта буын. Интернетка гыйшык-мыйшык, танышу өчен генә керүче бала-чага өчен “Матбугат.ру” кызык түгел.
- Рифә Рахман сайтның кыюлыгы турында да әйтә. Цензура белән хәлләр ничек соң?
- “Цензура” сүзенең мең төрле төсмере бардыр. Шунысын әйтә алам, безгә өстән берәү дә басым ясамый, “акыллы киңәшләр” бирми. Әмма эчке цензурабыз, һичшексез, бар. Бу цензура җәмгыять өчен начар цензура дип уйламыйм.
- Әгәр дә теге яки бу кешегә сездә аңа карата язылган комментарийлар ошамаса?
- Әйтәм бит, без шәхесне пычратучы, яла ягучы фикерләрне бетереп барабыз. Әмма кайвакыт сүз арты сүз китеп, тәнкыйтьнең пычрак атуга күчкәнен сизми дә каласың. Шушы шаукымда без югалып калмаска, акны карадан аера белергә тиеш. Әгәр язманың авторы, яки язманың герое “Матбугат.ру”дагы фикер алышуга каршы икән – безнең белән элемтәгә чыксын. Уйлашырбыз. Материалны сайттан алырга да мөмкин. Мондый очраклар булды һәм алар безнең принципка каршы килми. “Матбугат.ру”ның максаты кемнедер талаштыру, пычракка буяу, революция-фәлән ясау түгел, ә бер-береңне хөрмәт итеп, конструктив фикер алышу.
Лилия Гаделшина