Абитуриентларның мөмкинлекләрен чикләделәр
30.10.2009 15:03
Ниһаять, абитуриентлар документларын тапшырырга мөмкин югары уку йортлары санын чикләргә кирәкме-юкмы дигән бәхәскә нокта куелды. Бу атнада Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы 2010 һәм алдагы елларда вузга кабул итү кагыйдәләрен раслады. Киләсе елдан абитуриент документларын бары 5 югары уку йортына гына тапшыра алачак. Ул, шулай ук, берьюлы өч әзерлек юнәлешен генә сайларга мәҗбүр булачак.
Быел мондый чикләүләр юк иде. Мәктәпне тәмамлаган егет-кызлар БДИ нәтиҗәләрен теләгән кадәр уку йортына тапшыра алды. Әмма мондый иреклекнең тискәре яклары да ачыкланды. Вузларда акылга сыймаслык конкурслар күзәтелде. Бер урынга хәтта 300әр кеше дәгъва иткән очраклар да булды. Нәтиҗәдә, кабул итү коммиссияләре эшчәнлегендә зур кыенлыклар килеп чыкты.
Абитуриентның документларын ничә уку йортына тапшырганын ничек белергә соң, дигән сорау туа. РФ Рособрнадзор башлыгы Любовь Глебова сүзләренчә, техник яктан бу авыр эш түгел. Бөтен вузлар да абитуриентның БДИ нәтиҗәләре дөреслеген таныклыклар федераль базасында тикшерергә тиеш. Егет яки кыз документларын институтка алып килгәч, кабул итү комиссиясе бу турыда мәгълүматны базага кертәчәк. Икенче, өченче, дүртенче һәм бишенче тапкырында да шулай эшләнәчәк. Абитуриент алтынчы вузга керү теләге белдерә калса, база шунда ук бу турыда уку йортына хәбәр җиткерәчәк.
Гүзәл Насыйбуллина.