Марат Бәшәров җәрәхәт алуына карамастан, фильмда төшүен дәвам иттерә
17.11.2009 14:24
Танылган актер Марат Бәшәровның «Индус» дигән сериалда төшүе мәгълүм. Биредә ул төп рольне - Һиндстанда авариягә очрап, операциядән соң бөтенләй башка кыяфәткә кергән рус табибын уйный.

«Индус» - Россия белән Һиндстанның уртак җимеше. Шуңа анда ике илдән дә актерлар катнаша. Сериал башта һиндләр ягында, аннан бездә төшереләчәк. 11 ноябрьдә Мумбаи шәһәрендә фильмны төшерә дә башладылар инде. Ул 30 кеше (10сы — актер) тарафыннан төшерелә. «Индус» картинасына бәйле эшләр биредә декабрь башына кадәр дәвам итәчәк.
Марат Бәшәровның «Ледниковый период» проектында аягын сындыруы фильм төшерелү вакытына зыян китермәсә дә, актерның партнеры — һинд кызы Панчи Бораның гына планына үзгәрешләр керткән. Актриса Мәскәүгә октябрьдә килеп китәргә тиеш иде. Ә хәзер аның Россиягә эш сәфәре декабрьгә күчерелә.
«Минем Россиядә буласым, кар күрәсем килде. Ләкин Маратның сәләмәтлегенә зыян килү бәрабәренә түгел. Шуңа ул тизрәк савыксын дип телим», - ди Панчи Бора.
Актриса шулкадәр күрергә теләгән кар «Индус»ны төшерүчеләргә бик күп мәшәкать тудыра икән. Әйтик, четердәп торган кышкы суыкта көзге күренеш тудыру өчен, фильм реквизиторларына бутафор агач яфракларын файдаланырга туры килгән.
«Индус»ны төшерүчеләр, аның актерлары өчен мәшәкатьләр моның белән генә бетми. «Ледниковый период» проектында да катнашулары сәбәпле, актерлар — Марат Бәшәров белән Егор Бероевка Һиндстаннан даими рәвештә Мәскәүгә кайтып-китеп йөрергә туры килә. Ләкин бу фильм шул дәрәҗәдә мәшәкатьләр тудырса да, эшнең нәтиҗәсе искиткеч булырга тиеш. Аны киләсе елга ике илнең дә тамашачылары зур экраннарда карый алачак.
Динара Сәгъдиева