Бабай мәзәкләре
26.10.2009 br> 30 октябрьдә Татарстанның Милли музеенда «Бабай мәзәкләре: Шүрәледән алып Өрәккә кадәр» дигән күңелле тамаша узачак. Чара Спорт һәм яшьләр елы уңаеннан оештырыла. Музей хезмәткәрләре уйлап тапкан бу яңа бәйрәмдә безгә кечкенәдән таныш булган әкият персонажлары катнаша. Алар арасында татар әкиятләреннән һәм хикәятләреннән алынган явыз рухлылары да бар. Музейдан алынган мәгълүматларга караганда, бу бәйрәм Көнбатышның Хэллоуиннан бер дә ким булмаячак. Музейның даими кунаклары, бигрәк тә яшьләр арасында, әлеге бәйрәм популярлык казанган инде.

Тамашачыны музейның ишек төбендә ук явыз көчләрләр каршы алачак. Биредә сез Шүрәле, Өй иясе, Су анасы, Албасты, Өрәк, Бичура, Убырлы карчыкны күрә алачаксыз. Әлеге әкияти геройларның һәрберсе килгән кунакларны «үз» залларына чакырып торачак. Алар үз биләмәләренә мөмкин кадәр күбрәк тамашачыны җәлеп итәргә тырыша. Осталыклары моңа җитәрлек, аларның һәрберсе кабатланмас талантка ия бит. Шүрәлене генә алыйк, ул адәм баласын үтергәнче кытыкларга сәләтле. Өй иясе исә, үзе саклый торган үзенчәлекле экспонатларының бай тарихы турында сәгатьләр буе сөйли ала. Бары тик бу көнне генә тамашачыларга ул амулет бүләк итәчәк. Әлеге амулет адәм балаларын явыз көчләрдән саклыячак. Су анасы алтын тарагы белән озын чәчләрен тарарга рөхсәт бирәчәк икән. Һәм кызыклы әкиятләр бәян итәр, дип тә ышандыралар безне. Албасты да эшсез утырырга җыенмый. Ул учак тирәсендә тылсымлы йола уткәрергә ниятләгән, сихри көчкә ия эчемлек кайнатырга өйрәтергә әзерләнә. Ә теләсә кемнең өнен алырга сәләтле Өрәк, күмү йолалары белән таныштырачак. Бичура исә тылсымлы тәнкәләр өләшергә җыена. Әлеге тәнкә матди хәлегезнең уңайлануына китерәчәк, дип ышандыра оештыручылар. Бәйрәмгә килүчеләргә Убырлы карчыкка да ярдәм итәргә туры киләчәк. Аның йортын җыештырырга булышкан тамашачыга татлы ризыклардан авыз итәргә мөмкинлек була.
Җыеп кына әйткәндә, бирегә килгән һәр кеше үз осталыкларын да күрсәтә алачак.
Гөлҗиһан Галләмова.