Аурупа цивилизациясенә мөнәсәбәттә татар мәдәнияте
Татар халкы, татар мәдәнияте үз тарихында элек-электән мөселман дөньясына тартылган һәм мөселман дөньясының күп кенә казанышларын үзләштергән, файдаланган. Әмма безнең бер ягыбызда мөселман цивилизациясе булса, икенче ягыбызда рус дәүләте, аның аша Аурупа илләре якын икәнен онытырга ярамый. Шунлыктан татар халкы үзенә Көнбатышның казанышларын да сеңдермичә калмаган. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорын искә төшерсәк, бу дәүләтләрнең сәяси, мәдәни, икътисади яктан Көнбатыш һәм Көнчыгыш цивилизацияләре арасында арадашчы булуын аңлыйбыз. Шуңа да без бары тик мөселман мәдәниятенең бер өлеше яки Аурупа мәдәниятенең бер өлеше дип карау дөрес түгел. Безнең уникальлегебез дә нәкъ менә арадашчы функциясен үтәвебездә.

3 ноябрь көнне Казан дәүләт университетында узган «Аурупа цивилизациясенә мөнәсәбәттә татар мәдәнияте» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция чыгышларында татар дөньясы биләгән урын турында әнә шундый җитди уйланулар яңгырады. Кунаклар каршында иң беренче булып чыгыш ясаган татар филилогиясе һәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев шулай ук бүгенге катлаулы вәзгыятьтә – глобальләшү шартларында татар халкы, татар мәдәниятенең киләчәгенә кагылышлы борчулары белән уртаклашты.
Конференция КДУ татар филологиясе факультетының 20 еллык юбилее уңаеннан оештырылган иде. Халыкара җыен бәйрәм чараларының беренче өлеше булып торды. Әлеге чарага Татарстанның, Россиянең һәм чит илнең төрле шәһәрләреннән кунаклар килде. Актлар залында Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Чабаксар, Төмән, Якутск, Абакан, Уфа, Алмата, Гиссена (Алмания), Аделаидадан (Австралия) 150гә якын катнашучы җыелды.
Конференциянең пленар өлешен КДУ профессоры Фәһимә Хисамова ачып җибәрде. Ул «Татар теленең дәүләти статусы турында» доклады белән чыгыш ясады.. «Җәмгыятьтә телгә ихтыяҗ булу гына, ягъни телнең функциональ активлыгы гына, тел сакланып калуын, полилингваль киңлектә аның исән калуын тәэмин итә ала», - дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, татар теле бөтен дөнья буенча сибелеп яшәгән 7 миллион кеше өчен туган тел булып тора. «Татарстанда ике дәүләт теле булуга карамастан, татар теле өлешчә генә үз ролен үти. Нәрсә генә димә, рус теле ягына зур ассиметрия күзәтелә», - дип борчылды Ф. Хисамова. Һәм милли-региональ компонентны белем бирү стандартларыннан алып ташлау турындагы 309 федераль закон кабул ителү бу вәзгыятне тагын да кискенләштерүе турында әйтеп үтте.
КДУ профессоры Дания Заһидуллина XXI гасырда татар әдәбиятын өйрәнү хакында сөйләде. Шулай ук бу юнәлештә булган проблемаларны күтәрде. Аннан соң КДУ профессоры Җәүдәт Сөләйманов «Мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдә татар теле» доклады белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, мәгълүмати технологияләр үсеш алган бүгенге чорда телне саклап калу аны мәгълүмат эшкәртү, җыю һәм тапшыру чарасы итү юлы белән генә мөмкин. Соңыннан Гиссен университеты аспиранты Рут Бартоломэ татар әдәби теле лексикасында интернациональ сүзләр куллану мәсьәләсенә кагылып үтте.
Аннан соң фәнни конференция эше 12 секциягә бүленеп дәвам иттерелде. Аларда тел белеме һәм тел тарихы актуаль мәсьәләләре, лингвокультурология, лексикология һәм ономастика, терминология, лексикография һәм диалектология мәсьәләләре, төрки телләр грамматикасы, тәрҗемәчелек проблемалары, шулай ук XX-XXI гасыр татар әдәбияты, фольклор һ.б. хакында сөйләштеләр.
Кичен исә «Казан милли-мәдәни үзәгендә татар филологиясе бүлегенә 65 ел һәм татар филологиясе һәм тарихы факультетына 20 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Гүзәл Насыйбуллина
А. Галимуллина фотолары